Мамадыш районының Түбән Сон авылында гомер итүче, дүрт баласын җир куенына салган 90 яшьлек Вәлия Шиһапова бер дә зарланмый. Бала хәсрәтеннән оныкларым коткарды, ди ул. Елаган чаклары да күп булган аның. Әле дә йөгереп йөри, бар нәрсәне аңлап сөйләгән әбекәйнең язмышына үпкәләргә вакыты да юк икән.
– Җиде класс укыган кеше мин. Әмма шуңа да карамастан, бөтен нәрсәне беләм, әле дә газеталар укып барам. Аллаһы Тәгалә сынавын да өеп бирде, гомерне дә кызганмады, – ди ул. – 40 ел авыл медпунктында санитарка булып эшләдем. Шул вакыт эчендә 17 фельдшер алышынды. Сабырлыгым, кеше белән уртак тел таба алуым аркасында авылда дәрәҗәм зур булды.
Вәлия әби әле дә кадер-хөрмәттә яши. Ире Миңнехан абый гына бик иртә китеп барган. Яратышып яшәгәннәр.
– Эштән кайтканымны капка төбенә кадәр чыгып көтеп тора иде. Без бит – тормышның кадерен генә түгел, гаиләдәге ирне, аның әти-әнисен дә хөрмәт итеп яшәгән буын. 15 ел каенанам белән бергә яшәдек. Бер авыр сүз ишетмәдем. Үзем дә начар булмадым, ул да кыерсытмады, – ди Вәлия әби. – Каенанам үлгәч, үз әниемне безгә чакырдык. 30 ел бергә яшәдек, 95 кә җитеп үлде.
Әмма балаларына озын гомер насыйп булмаган аның. Биш улының дүртесе бакыйлыкка күчкән.
– Иң беренче булып олысы Рафат китеп барды. Чаллыда яшәде ул, әле генә пенсиягә чыкан иде. Авырый башлагач, табибка китте. Куркырлык берни юк, дип кайтарып җибәргәннәр. Өч көн дигәндә үлеп тә китте. Казандагы улым Рәис 48 гә кадәр генә яшәде. Йөрәге авырта иде. Илфатым фаҗигале рәвештә әрәм булды. Йөрәктәге яраларның берсе бераз төзәлә генә башлый, икенчесе килеп чыга. Минеке гел шулай булды инде. Илнурым, миңа әйтеп тә тормыйча, СВОга китте. Ерак җиргә җибәрәләр, дип кенә кисәтте. Мин аны сугышка китәр дип уйламадым да. 53 яшендә бит! Менә март аенда ел ашын уздырдык инде, – ди Вәлия әби.
Исән калган бердәнбер улы Рафис авылда, арткы урамда гына тора икән.
– Бәхетемә туган балам! Көнгә әллә ничә килеп хәлемне беләләр. Оныкларым машина белән килеп ала, китереп куя. Патшабикә кебек кенә йөртәләр. Мунчаны яккан юк инде. Гел үзләренә алып китәләр. Киленем нәрсә пешерсә дә, чакырып төшерәләр. Бик кадерләп торалар, – ди Вәлия әби. – Киленнәрем әйбәт булды. Әни дип кенә торалар. Үзем дә начар булмаганмын инде аларга, дим хәзер. Әгәр әшәке каенана булсаң, борылып та карамаслар иде. Бөтенесе дә кунакка кайта, көн саен хәлемне беләләр. Өйләремне юып, бар эшне эшләп китәләр. Алар гына түгел, оныкларым да бик яратып кайта яныма. «Әби» дип кенә торалар. Шул балаларымның балалары белән кайгымны бастым да инде мин. Улларымның уемнан чыкканы юк инде югын. Ана йөрәгенә бар да сыя бит ул! Кешеләр хәлеңне белә, кайгыңны уртаклаша, әмма алар син кичергәнне аңлый алмый. Бала хәсрәте үз башына төшмәгәннәр белә алмый аны.
Вәлия ападан озын гомерле булу серен дә сораштык.
– Сере сабырлыкта. Әнием 95 кә җитеп үлде. Бездә хатын-кызлар озак яши, – ди ул. – Минеке кебек кадерле тормышта озак яшәмәсәң, оят булыр иде. Әле оныкларымны сөендереп, 100 гә дә җитәрмен. Йорт ишеге бикләнмәсен, кайтып керер җирләре булсын, дип телим.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез