Без кызлар белән очрашмакчы идек, мин малайларны кунакка чакырмакчы идем, дип тезеп китәргә күп сорап тормыйлар. Балачакта авылга кайтыйк дип атна саен тинтерәткән үсмерләрнең күңеле «далада» хәзер. Яшьтәшләре белән аралашуны өстенрәк куймакчы булалар.
– Нәрсәгә алыштырабыз аларны? Болай да матур бит, кем күрә инде аны, – дип, улым тел төбемне сынап карамакчы итте.
– Әби белән бабагыз күрә. Калганнар нәрсәгә? Аларның күңеле булсын өчен эшлибез, – дип кыза башлыйм.
– Әле җәй көне генә яңаларын элгән идегез түгелме? Ничә тапкыр алыштырасы аны ел буена? – дип, кызым энесен хуплап алды. Әһә, икесе берләшеп җиңмәкче булалар... Бирештем ди, бар! Әти-әниләрнең: «Без яшь чакта...» – дип сүз башлавына ачу килгәнне онытып тезеп киттем.
Ә беләсезме?.. Безнең балачакта ноябрь бәйрәмнәре, каз өмәсеннән кала, тагын бер зур эш алып килә иде. Икенче кат тәрәзәләрне урнаштыру! Шулай итмәсәң, кышкы салкын, тәрәзә ярыкларыннан өреп, болай да мичкә ягып җылыткан өйнең үзәгенә үтеп керәчәк. Көзгә кадәр үз чиратын көткән, тузанланып беткән тәрәзләрне нәнә өйгә алып керә, без сеңлем белән ике яклап юып-сөртеп куябыз. Аннары ак простынядан, иске юрган тышларыннан тасмалар ертып куябыз. Аларны юешләп, яхшылап кер сабыны сылыйбыз. Өй тәрәзәсенең игезәк сыңары булып, җылыда парланган рамнар тәрәзә уемына кереп утыра. Тыгызрак утырсын, ярыгыннан суык кермәсен дип, анда да чүпрәк кисәкләре тутырасың. Кайбер елны пластилин да сылый идек. Аны да белеп сыларга кирәк – яз көне чиста итеп куптарып алырлык булсын.
Менә аннары теге сабынлы чүпрәк кисәкләрен тәрәзә кырыена ябыштырасың. Бер елны күршеләрдән ишетеп, ике тәрәзә арасына тоз салып калдыра башладык. Шулай иткәч, парланмый икән. Алты-җиде тәрәзәне куеп бетергәнче кер сабыныннан бармаклар бүртеп бетә. Карт әби булдык дип, бер-беребездән көләбез. Мичтә кабак бөккәне пешә, өйгә камыр исе тарала...
– Хәзер кирәге калмаган тагын нинди эшләр эшли идегез? – дип кызыксынып китте балалар. Чыннан да, безнең балалар, мөгаен, беркайчан да эшләп карамаячак эшләр бар бит әле ул.
– Сезнең шешә юганыгыз юк! Ел буе җыелган пыяла шешәләрне җәй көне зур ләгәннәргә салып, ябыштырган келәйләрен җебетеп, куптарып, эчләрен щетка белән юып, әрҗәләргә тутырып, кибеткә тапшыра идек, – дип дәвам итәм. – Кибетче апа бөтен юган шешәңне кабул итсә, бәхет инде. Кибеткә алып менгәндә үк ничә сум акча аласыңны чамалап барасың, аңа нинди тәмле әйбер алып ашаячагыңны уйлап куясың.
Әле мин аларга сарык йонын язганны сөйләмәдем! Бер кат юка оекбаш белән кыш чыккан балага сарык йоны кирәкме соң? Җәй буе көтүгә йөреп, сырланга, тигәнәккә батып беткән сарык йонын язуның нәрсә икәнен белми инде алар.
Сеңелләрем белән искә алып утырдык әле. Карабодай пешергәндә аны чүпләрдән, кабыклардан чистартасы иде бит! Каз суйганда апалар казның эчәкләрен чистарта иде. Аны орчык белән яралар да яхшылап юалар, пешекләп алалар. «Миңа кушмасалар ярар иде, апага ярдәмче итеп янына бастырмасалар ярар иде», – дип теләп торганымны әле дә хәтерлим. Каз башын чистартуның, аның никадәр бала йонлы булуын да тотып эшләп карамаган кешегә аңлату кыен.
Гаеп аттамы, тәртәдәме – белмәссең. Алар эш белсен дип, ике кат тәрәзә куеп торасы килми шул, авылларда да агач тәрәзәләрне пластик алыштырды. Алар түгел үзебез дә йон оекбаш кимибез. Дөресрәге, кирәге калмады. Балаларның пыяла шешәне юу түгел, күргәннәре дә юк, дисәм... Дөньяны пластик басты. Безнең әниләргә черек бәрәңге ашау, чабата киеп йөрү эшләре калмаган. Безнең әти-әниләребез буыны авырлыклары безне урап узган.
Безнең балачактан үз балаларыбызга кабак бөккәне генә кала бугай инде...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез