Интернетта Ютазы районының Салкын Чишмә авылында гомер итүче 95 яшьлек Гәүһәрия Ибраһимованың бер арба утын ярып куюы турында хәбәр таралган иде. Шушы яшьтә әбинең утын яруына шаккатып, аның кызы Гөлсинәгә шалтыраттык.
– Бу хәбәр дөрес түгел. Әни бернинди утын да ярмаган. Беренчедән, аңа әле 93 кенә яшь. Икенчедән, ул без дүрт өлешкә ярып киткән утынны алып мунча яккан. Әни үзе генә яшәсә дә, ялгыз түгел, ирем белән көн аралаш кайтып торабыз. Әни хакында кызыксынып шалтыратучылар булыр әле дип көткән идек. Шөкер, йөреп тора, әмма аның утын ярырлык рәте юк, – ди Гөлсинә апа.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез