Казанда батыр йөрәкле һәм оста куллы егетләрне зурладылар. Татарстан башкаласында махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты тәмамланды. Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча беренче мәртәбә уздырылган ярышларда илнең төрле төбәкләреннән 400 кеше катнашты. Алар 15 юнәлештә көч сынашты.
Бүләкләү тантанасы алдыннан статс-секретарь – Россия Федерациясе оборона министры урынбасары, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды рәисе Анна Цивилева һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан вертолетлар заводының җитештерү-укыту үзәгенә барып, ярыш узган урынны күрде, катнашучылар белән очрашты. Сезгә бүген меңләгән кеше карый, сездән үрнәк алалар, диде Анна Цивилева. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, республикада СВОда катнашучыларга һәм ветераннарга аерым игътибар күрсәтелә. «Кичергән барлык авырлыкларга да карамастан, алар югалып калмый. Без һәрвакыт сезнең янда», – диде ул.
Рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында да күп әйтелде.
– Сүземне сезнең һәрберегезгә хөрмәтемне белдереп башлыйсым килә, – диде Татарстан Рәисе залда утыручы ир-егетләргә. – Сез – илебезнең чын геройлары һәм патриотлары. Хәрби сынаулар узып та, сез тыныч тормышта да җиңү яулауны дәвам итәсез. Бу ярышлар – рух ныклыгы, һөнәри осталык һәм эш сөюнең яңа мәгънәсен берләштергән мәйданчык булды.
«Казан ошадымы?» – дип соравына залда утыручылар алкышлар белән җавап бирделәр. «Иң зур бәя шушы инде, – диде ул. – Сез илнең патриотлары нинди булырга тиеш икәнен күрсәтеп, безнең яшь буынга үрнәк булып торасыз!»
Катнашучыларга бәйрәм оештырган өчен Анна Цивилева Татарстанга рәхмәт әйтте.
– Беренче коймак төерле була, дисәләр дә, монда алай булмады. Чемпионат кысасында бик яхшы программалар төзелгән: биредә ярышып кына калмыйлар, катнашучыларны укыталар да, һөнәргә дә өйрәтәләр. Димәк, алар киләчәктә яңа һөнәрләргә өйрәнеп, тормышларын үзгәртәчәк. Әле эшкә дә урнаша алачаклар. Без Татарстан Рәисе белән ярышта катнашучылар янында булдык. Алар киләчәктә юнәлешләрнең санын арттыруны сорады. Әлбәттә, икенче чемпионатта без моны күз уңында тотарбыз. Очрашудан без аларны ниләр борчыганны да белдек. Бу безгә киләчәктә тагын да яхшырак эшләргә мөмкинлек бирәчәк, – диде Анна Цивилева. – Сез үз мисалыгыз белән миллионлаган кешегә: яшьләргә дә, картларга да үрнәк күрсәтәсез. Сезнең белән ил горурлана.
Хәзерге вакытта СВОдан кайткан егетләрне нинди проблемалар борчый? Бу хакта Анна Цивилева журналистлар белән аралашканда сөйләде.
– Егетләрнең күбесе иң беренче кирәкле ярдәм – документларны барлау, протез алу, юридик сорауларны хәл итү, дәваланудан тыш, укырга да тели. Аларның 30 проценты гына югары белемгә ия. Калганнары урта һөнәри белемле. Без бу юнәлештә эшлибез, күп кенә вузлар белән килешү төзедек. Без һөнәр генә биреп калмыйча, СВОда катнашучыларның үз төбәгендә кирәкле кеше булуларын кайгыртабыз, – диде ул. – Тагын шунысын да онытмаска кирәк: егетләрнең күбесенең физик мөмкинлекләре чикле. Кайберләренә эш урыннарын да җайлаштырырга кирәк. Ә егетләрнең эшләү теләге зур, көчләре дә ташып тора.
«Абилимпикс»та җиңүчеләр арасында безнең егетләр дә бар. Руслан Харрасов Лаешта яши. Ярышта «Фотограф» юнәлешендә көч сынашкан. Бабасы да Бөек Ватан сугышында фотога төшергән.
– Мин танк училищесын тәмамладым. Офицер буларак СВОга киттем. Әмма озак та үтмәде, безнең танк шартлады. Бер ел дәвамында госпитальдә ятарга туры килде. Аннан соң инде кайтарып җибәрделәр, – ди ул. – Читтән торып юристлыкка укырга кердем. Киләчәктә дәүләт хезмәтенә эшкә урнашмакчы булам.
Ринат Сабирҗановның язмышы турында газетабызның узган саннарында язган идек. Актаныш районының Шәрип авылы егете «Веб-эшләнмәләр» юнәлешендә осталыгын күрсәтте. СВОдан ике аягын да имгәтеп кайткан ул. Икесенә дә мина кыйпылчыгы эләгә. 7 госпитальдә ята, 3 катлаулы операция ясыйлар аңа.
– Тыныч тормышка әйләнеп кайткач, югалып калмадык. Дәүләт ярдәм кулын сузды. Бу ярышта җиңүгә бик өметләндем. Шөкер, Татарстан данын яклый алдык, шунысына күңел сөенде, – диде ул.
Казанда узган чемпионат ярышлар белән генә чикләнмәде. СВОда катнашучылар өчен төрле очрашулар узды. Аларның барысында да махсус хәрби операциядән кайткан егетләргә тормышта үз юлларын табарга ярдәм итү хакында фикер алыштылар. Алар танышты, бер-берсенең хәлен белде, бергә булганда тагын көчлерәк була аласыларына ышанды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез