Вологда өлкәсендә, Россиядә беренче тапкыр буларак, хатын-кызларга теләсә кайсы клиникада, шул исәптән хосусый клиникаларда абортлар ясатуны тыярга мөмкиннәр. Төбәк башлыгы Георгий Филимонов әйтүенчә, хакимияттәгеләр бу чараны февраль аенда ук карап тикшерергә ниятлиләр. Бу хакта “ТАСС” яза.
“Бу айда өлкә хакимиятендә баш табиблар һәм директорлар, шулай ук шәхси медицина оешмаларының акционерлары белән зур киңәшмә уздырачакбыз. Анда хәтта шәхси клиникаларда да абортлардан баш тарту зарурилыгы турында сүз барачак”, – дигән губернатор төбәк хакимияте киңәшмәсендә.
Филимонов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча иҗтимагый оешмалар, дәүләт структуралары һәм Рус православие чиркәве вәкилләре белән берлектә эш алып барыла.
Сүз уңаеннан, гыйнвар аеннан өлкәдә көненә ике сәгать дәвамында гына хәмер сата башлаганнар. Шулай итеп, биредә аны эш көннәрендә 12:00-14:00 сәгать аралыгында гына юнәтергә мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез