Шул вакыттан алып алар арасындагы элемтәләр активлашты, мәдәни, иҗтимагый һәм шәһәр мохитен үстерү өлкәләрен тулысынча колачлады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан ягыннан бәйрәмне әзерләү һәм уздыру өчен җаваплы итеп Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районы билгеләнгән.
Абхазия Сабан туе рәсми делегацияләр катнашында узачак. Бәйрәмдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның һәм Абхазия Президенты Бадра Гунбаның катнашуы көтелә.
Сабантуй өчен махсус мәдәни корылмалар ясалган. Яр буенда агачтан эшләнгән татар йорты һәм мәчет төзелгән. Шулай ук татар халкы тарихына, көнкүрешенә һәм мәдәни мирасына багышланган тематик павильоннар да булачак.
Бай һәм кызыклы программа милли җыр-биюләр, уеннар, спорт ярышлары белән үрелеп барачак. Кунаклар татар халкының милли ризыкларын татып карый, традицион уеннарда катнаша алачак. Чарада катнашучыларны милли рух, дуслык һәм бердәмлек хисләре берләштерәчәк.
Әлеге чара төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштереп, татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм рухи кыйммәтләрен танытуга юнәлдерелә, диелә хәбәрдә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез