Ач капкаңны. Төзекләндереләчәк парклар һәм ишегаллары билгеле

Киләсе елда Татарстанда кайсы парклар, скверлар, яр буйлары һәм ишегаллары яңартылачагы билгеле. Республикада 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен илкүләм тавыш бирүгә йомгак ясадылар. Казанда, мәсәлән, Мәскәү районындагы «Тәбриз» скверы иң күп тавыш җыйган.

Билгеле булганча, тавыш бирү 21 апрельдән 12 июньгә кадәр дәвам итте. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел анда 416 357 кеше катнашкан. Барлык тавышларның 130 057 се – Казанга,  56 113 е – Чаллыга,  28 905 е Түбән Камага туры килгән. Иң тырыш районнар да билгеле. 2026 елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекләр өчен күбрәк Югары Ослан, Биектау, Чүпрәле һәм Мөслим районнарында яшәүчеләр тавыш биргән.

Быел сайлап алу өчен исемлеккә республикадагы 283 иҗтимагый киңлек һәм 812 ишегалды кертелгән иде. Күпфатирлы йорт территорияләре өчен, мәсәлән, 195 меңгә якын кеше тавыш биргән. Нәтиҗәдә иң күп тавыш җыйган 200 ишегалды киләсе елда Татарстан Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы буенча яңартылачак.

Җиңүчеләр арасында Казанның Җиңү проспектындагы 58 нче йорт ишегалды да бар. «Төзүчеләр килгәнне күптән көтәбез. Ниһаять, быел без дә программага эләктек, – дип сөенече белән уртаклашты әлеге йортта яшәүче ике бала әнисе Гөлназ Ибраһимова. – Безнең янәшәдә генә гимназия, балалар сырхауханәсе урнашкан. Тик балаларга уйнарга заманча уен мәйданчыклары юк иде. Ишегалдында төрле яшьтәге малай-кызлар өчен ял урыны булачак дип уйлыйбыз».

Бу урында шуны да искәртик: ишегаллары өчен тавыш бирүдә 2014 елга кадәр төзелгән, моңа кадәр төзекләндерү программаларында катнашмаган, асфальт юллары начар булган күпфатирлы йорт территорияләре катнаша. Җиңүчеләрне исә ишегалдында яшәүчеләрнең тавыш бирүчеләргә нисбәтеннән чыгып сайлана. Ягъни кечкенә ишегалларының да, зурларның да исемлеккә эләгү мөмкинлеге бертигез. Ишегаллары өчен Чаллыда яшәүчеләр бик бердәм булып тавыш биргән. Кайбер ишегалларында яшәүчеләрнең 95 проценты бу эштә катнашкан.

Бөтенроссия тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысасында башкарыла. Татарстан халкы быел сигезенче тапкыр тавыш бирде.

Иҗтимагый киңлекләр арасында Казанда иң күп тавышны Мәскәү районының Декабристлар һәм Восстание урамнары кисешкән чатта урнашкан «Тәбриз» скверы җыйган. Аның өчен 14 меңгә якын кеше тавыш биргән. Башкалада киләсе елда шулай ук Гарифҗанов урамындагы бульвар, Глушко урамындагы «Айболит» скверы, Магистраль урамындагы Азино урманы, Мәскәү урамындагы Киров бакчасы кебек иҗтимагый киңлекләр дә танымаслык булып үзгәрәчәк. Чаллыда Фикрәт Табиев исемендәге яр буен төзекләндерүне дәвам иттерәчәкләр. Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр арасында Аксубайдагы Нефтьчеләр паркы (1358 тавыш), Алабугадагы Мәдәният йорты каршындагы мәйдан (6760 тавыш), Мөслимдәге Пушкин паркы (1987 тавыш), Сабадагы «Бәләкәч» паркы (2782 тавыш) да бар. Киләсе елда төзекләндереләчәк парклар, скверлар һәм ишегаллары исемлеге белән «Безнең ишегалды» программасының рәсми сайтында танышырга мөмкин.

2020–2024 елларда Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча 5174 күпфатирлы йорт территориясе төзекләндерелгән. Барлыгы 44 миллиард сумлык эш башкарылган. Биредә яшәүче 1,5 миллион кеше, шул исәптән 309 меңнән артык баланың яшәү шартлары яхшырган. Былтыр программа кысасында республиканың 32 муниципаль берәмлегендәге 836 ишегалдын яңартканнар. 2025 елда 679 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" "Государственная программа"и "Развитие физической культуры и спорта" "Физик культура һәм спортны үстерү" и "дәүләт программасы"

Көн хәбәре