Газетага язылу

Ачлыктан үлгән 5 яшьлек кызның әти-әнисенә гомерлек төрмә җәзасы яный

Вологда шәһәрендә яшәүче күпбалалы ата-анага гомерлек төрмә җәзасы яный, дип яза “Российская газета”.

Инде хәбәр ителгәнчә, әлеге гаиләдә 5 яшьлек кызчык ачлыктан үлгән, ә абыйсы –реанимациягә эләккән, Бу коточкыч хәл турында кичә мәгълүм булган.

12 балалы гаиләдә (11е – балигъ булмаган) бер бала – 5 яшьлек кыз ачлы-туклы йөрүдән бик нык бетешеп вафат булган, ә 7 яшьлек абыйсы  шулай ук бик нык ябыккан хәлдә хастаханәгә озатылган. Гаилә учетта торган.

Әмма Россия Тикшерү комитетында билгеләп үтелгәнчә, тиешле органнар балаларны саклау-яклау өчен бернинди дә чара күрмәгән. Ана кеше сорау алу барышында ботка ашатып нәни кызының тамагын туйдырмакчы булуы, шуңа күрә медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать итмәве турында сөйләгән. Балаларның әтисе исә, барысы да бар, дигән булып, бушлай азык-төлек җыелмасыннан баш тарткан.

Әлеге фаҗигадән соң үлгән кызның әти-әнисен тотарлаганнар, ә балаларның барысын да сәламәтлекләрен тикшерү өчен хастаханәгә озатканнар. 7 яшьлек малайдан кала, калганнарының хәле канәгатьләнерлек булуын ачыклаганнар. Тикшерү комитеты үтерү һәм битарафлылык турындагы статьялар буенча ике җинаять эше кузгаткан. “”Ярдәмчесез хәлдәге баланы яки башка затны үтерү” статьясы буенча иң зур җәза чарасы – гомерлеккә иректән мәхрүм итү. Ата-аналарга гаепләү белдерелмәгән әле.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре