Капка төбендә ком, таш ише төзелеш материаллары яткырмаска, кычыткан үстермәскә. Яшел чирәм белән бергә авыл тормышына кагылышлы «ярамый»лар баш калкыта. Хәтта кәҗә-сарыкка да көн юк: салада аларны урамда йөртүгә бәйле кагыйдәләр дә бар. Капканың теге ягына чыкканчы, нәрсәләрне белеп торырга кирәк? Авылда яшәүчеләргә нинди штрафлар яный? «ВТ» әнә шул сорауларга ачыклык кертте.
Чиста торсын
Үзең яшәгән йорт тирәсен тәртиптә тоту – язылмаган закон. Моны һәркем үзе белеп эшли, әйтеп тә торасы юк, ди Минзәлә районының Аю авыл җирлеге башлыгы Айрат Галимов.
– Чистарту икеайлыгы алдыннан халыкны кисәтәбез, әлбәттә. Тик алар әйткәнне көтеп тә тормый. Яз җитеп, карлар эрүгә, җыештыра башлыйлар. Авыл кешесенең үзаңы шәһәрнекеннән аерыла аның. Мәсәлән, мин койма буен чистартып куям икән, күршем дә чыгачак. Бюджет тармагы хезмәткәрләре өмәгә чыккач та, авылдашлар: «Ник безгә дә әйтмәдегез?» – дип үзләре килеп кушыла. Алдан хәбәр итсәң, шәһәрдән дә кайталар. Экологик тәрбия үзебездән тора. Безнең урамнарны күрше авылдан килеп чистартмаячаклар. Бу үзебез өчен кирәк. Авыл халкы моны аңлый. Бер чистарткач, кеше бу эшкә җаваплырак та карый башлый. «Ватсап»та авыл төркеме бар. Анда бергәләп башкарган бөтен эшләрнең фото, видеоларын урнаштырабыз. Уртак тырышлыкның уңай нәтиҗәсен күреп, халык тагын да үсенеп китә. Июньдә Аю авылының 300 еллыгын билгеләп үтәргә җыенабыз. Шуңа күрә быел чистартуга аеруча зур игътибар бирдек, – ди җирлек башлыгы.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, йорт яны территорияләрен карап тору муниципаль хакимият органнары вәкаләтләренә керә. «Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, шәхси торак йорт территорияләрен һәм хуҗалыкка терәлеп торган җирләрне тәртиптә тоту өчен йорт хуҗалары җаваплы. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә кисәтү яки штраф яный. Гражданнар өчен ул – 2–2,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–35 мең сум, юридик затларга 200–500 мең сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.
Төзергә рөхсәт кирәк
Урам ягында озак яткан ком, таш ише төзелеш материаллары өчен дә җаваплылык каралган.
– Быел төзелеш эшләре башкарачак кешеләргә белешмә язып бирәбез, шул очракта гына урамда төзелеш материалларын саклау рөхсәт ителә, – ди Лениногорск районының Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова. – Капка төбендә нинди төзелеш материаллары бар, алар күпме торачак – без бу хакта хәбәрдар булып торабыз. Төзелеш вакытында бетеп өлгермәсә, белешмәне озайтабыз. Ә узган еллардан, өченче еллардан калган вак-төяк таш, ком, тактаны сакларга ярамый. Моңа бәйле үзгәрешләр яңа гына гамәлгә кергән елларда махсус комиссия авыл халкына штраф салган очраклар булды. Ул вакытта без дә тәртибен белеп бетерми идек. Хәзер күңелсез хәл килеп чыкмасын өчен, алдан ук чарасын күрергә тырышабыз.
Көтүдә йөрсеннәр!
Урам буендагы яшел чирәмгә көтүгә чыкмаган сарык-кәҗәләр дә кызыкмасын. Яр-рамый!
– Ел саен яз көне, район башкарма комитеты боерыгы нигезендә, халыкка кисәтү кәгазе таратабыз. Анда нәрсә ярый, нәрсә юк икәне – барысы да аңлатып язылган, – ди Кайбыч районының Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина. – Документта мал-туар асрауга бәйле кисәтү дә бар. Көтүгә кумаган очракта, бернинди терлек тә урам буенда йөрергә тиеш түгел. Сарык-кәҗәләрне дә хуҗасыз йөртергә ярамый. Көтү бар бит. Һәр йортка кереп, кисәтү белән таныштык дип кул куйдырабыз. Административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән очракта, авыл кешесе бу хакта алдан кисәтелүен белеп торачак. Әмма бездә ул дәрәҗәгә кадәр барып җиткән юк. Чисталык мәсьәләсен дә, тирә-юньне тәртиптә тотуга бәйле кагыйдәләрне дә һәркем аңлап кабул итә. Кошман авылы бик чиста. Бер генә мисал: бездә ике тавык фермасы бар. Анда тирә-як районнардан да кош-корт алырга киләләр. Алар еш кына безнең авылның пөхтәлегенә гаҗәпләнеп: «Сездә ничек шулай була соң ул?» – дип сорап куя. Авыл халкы белән матур итеп кенә сөйләшеп тә, үзара аңлашып була. Сабан туе урыннарын, зират тирәләрен, авылга керү юлларын үзара салым акчасына трактор белән дә чаптырабыз. Каз, үрдәкне елгага төшерәләр инде – анысына каршы килмибез. Авылда кош-кортсыз да булмый бит. Авылдашларга да уңайлыклар тудырасы килә, – ди җирлек башлыгы.
Мал-туар турында сүз чыккач, Лилия Сафинадан тирес турында да сорадык. Аңа да закон бар хәзер. «Моннан бер-ике ел элек, авылга Казаннан ук килеп, тирескә документ булырга тиеш, дип аңлатып йөрделәр. Без халыкка алай ук каты бәрелмәдек. Аңлату эшләре алып бардык. Дөрестән дә, тиресне авыл кырыена, чокыр-чакырларга түгәргә ярамый. Тик безнең өчен бу зур проблема түгел. Моңа кадәр миңа, тиресне кая куярга икән дип, аптырап килүчеләр булмады. Авылда кемдер терлек асрый, кемдер юк. Малны күпләп тотучылар тиресне үзендә җыя да, сыеры булмаганнар: «Безгә китер әле», – дип, үзләре сорап ала. Шуларга илтеп бирәләр. Без үзебез дә терлек асрыйбыз. Тирес үзебездән артмый. Бакчада җыеп барабыз да бәрәңге бакчасына кертәбез», – ди җирлек башлыгы.
Сүз уңаеннан, быелның 1 гыйнварыннан хуҗалыктагы этләрне дә терки башладылар. Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе мәгълүматларына караганда, бу елның дүрт аенда 25 мең эт исәпкә алынган. Дәүләт Советының март азагында узган утырышында йорт хайваннарын тоту таләпләрен бозган, шул исәптән этләрне теркәмәгән өчен административ җаваплылык турындагы закон да кабул иттеләр. «Хокук бозган өчен башта кисәтү ясала, ә аннары 2 меңнән 4 мең сумга кадәр штраф билгеләнә. Ел дәвамында этне мәҗбүри теркәү турындагы таләпне кабат бозган өчен штраф 5 мең сум тәшкил итәчәк», – дип белдерде идарәнең ул вакыттагы җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
Үлән үсмәгәнме?
Билгеле булганча, авыл җирендә күпләр яратып үстерә торган ипомея үрмәгөле дә мәк, шалфей кебек үсемлекләр белән беррәттән, тыелганнар исемлегенә кертелде. Аның орлыкларында наркотик матдәләр бар, ди. Хәзер үрмәгөлнең аерым сортларын сатып алырга, сакларга һәм таратырга ярамый. Бакчада үсенте саны уннан артып китсә, физик затларга 5 мең сумга кадәр штраф яный. Ә йөздән артык тыелган гөл үстерүчеләрне ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
Ничек кенә булмасын, үлән үстерү мәсьәләсендә иң җаваплы халык Сабада яши. Районда шактый еллардан бирле капка төбендәге гап-гади яшел чирәмгә дә, дөресрәге, аның озынлыгына таләп куелган. Үлән 15 сантиметрдан артмаска тиеш.
– Баштарак кына авыр кабул иттеләр аны. Хәзер бөтен кеше ияләнде. Чабылган печән чиста, матур торуын үзләре дә аңлыйлар, – ди Саба районының Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов. – Авыл халкына үләнне чабарга әйтеп торасы да юк, моны үзләре белеп эшлиләр. Капка төпләрендә чәчәкләр, гөлләр үсә бездә. Быел яз иртә килгәч, беренче кат печәнне чабар вакыт җитте инде. Димәк, тиздән эшкә чыгачаклар.
«Үтәү мәҗбүри»
Штрафлар мәсьәләсе республика күләмендә ничек контрольдә тотыла? Алардан чыннан да куркасымы? Әлеге сорауларга ачыклык кертүне сорап, Татарстан Юстиция министрлыгының матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать иттек.
Шәһәр һәм авыл җирлекләрендә тышкы төзекләндерү өлкәсендә бердәм һәм башкару өчен мәҗбүри булган таләпләрне билгели торган Тышкы төзекләндерү кагыйдәләре расланган һәм гамәлдә, дип аңлаттылар министрлыкта. Анда бина, торак йортларны, алар урнашкан җир кишәрлекләрен карап тотуга, диварлар һәм коймаларның торышына бәйле таләпләр, җыештыру эшләре тәртибенә бәйле кагыйдәләр дә бар.
«Тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, ТРның Административ хокук бозулар кодексы (алга таба Кодекс) белән берлектә административ җаваплылык каралган. Шул рәвешле, Кодексның 3.6 маддәсе нигезендә, торак пункт һәм шәһәрләрдә калдыклар белән эш итү һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен, штраф рәвешендәге административ җаваплылык яный. Аның күләме гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазыйфаи затларга – 15–30 мең сум, юридик затларга 200–500 мең сум тәшкил итә. Законны икенче кабат бозганда, штраф күләме арта.
Кодекста башка төр хокук бозулар өчен дә җаваплылык каралган. Шул исәптән, 3.17 маддә нигезендә, транспорт чарасын торак пункттагы яшелләндерелгән территорияләрдә (газон, чәчәк бакчалары, табигый үсемлекләр), балалар һәм спорт мәйданчыкларында, хайваннарны йөртү урыннарында, йорт яны территориясендә урнашкан хуҗалык мәйданнарында калдырырга ярамый. Моның өчен гражданнарга – 2–3,5 мең сум, вазифаи затларга – 5–20 мең сум, юридик затларга 50–100 мең сум күләмендә штраф яный.
«Татарстанның барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында административ комиссияләр гамәлдә. Административ эшләрне алар тикшерә һәм хокук бозу очрагыннан чыгып, кисәтү яки штраф билгели. Кодекс нигезендә, җирле үзидарә башлыкларына да административ хокук бозу турында беркетмә төзү хокукы бирелә», – диелә министрлыкның матбугат хезмәте биргән аңлатмада.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез