«Бәйрәм көннәрендә эшләгән өчен икеләтә күләмдә түләнә. Бу хезмәткәрнең эш хакы фиксацияләнгән булуга яки эш башыннан түләнүгә бәйле түгел. Әгәр эш сменасының бер өлеше ял яки эш көне булмаган бәйрәм көненә туры килә икән, ял яки эш көне булмаган бәйрәм көнендә эшләгән сәгатьләр өчен югары күләмдә түләнә. Әлеге чара РФ Хезмәт кодексының 153 маддәсе белән көйләнә», – диде адвокат.
Ул шулай ук тәүлек буе эшләүне күздә тоткан һөнәрләр турында да искәртте, аларның вәкилләрен ял көннәрендә эшкә җәлеп итәргә мөмкиннәр. Боларга өзлексез производство, полиция, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, судьялар һәм адвокатлар, гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре, артистлар һәм башка иҗади һөнәр ияләре керә.
«Моннан тыш, бәйрәм көнендә кизү торган кеше үз теләге белән башка көнне ял алырга мөмкин. Әмма мондый очракта ял яки эш көне булмаган бәйрәм көнендә эшләгән өчен бер ставка күләмендә генә түләнә, ә икенче ял көне өчен түләнми», – дип аңлатты белгеч.
Искәртеп үтәбез, киләсе атнада Татарстанда 4 һәм 6 ноябрь бәйрәм көннәре булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез