Газетага язылу

Аферистларның узган елда ялган уеннар аша балалардан күпме акча урлаганлыгы мәгълүм булды

Мошенниклар узган елда Россиядә балалар аша гаиләләрнең 1 миллиард сумнан артыграк акчасын кулга төшергән. Бу хакта «Лента.ру» F6 компаниясе мәгълүматларына таянып яза.

Балаларның әти-әнисе акчасын мошенникларга күчерүнең 7 меңнән артыграк очрагы теркәлгән. Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, тугыз ай эчендә зыян күргән балалар саны алдагы елның шушы ук чорындагыга караганда 120 процентка арткан.

«Күпчелек очракларда бер баланы чама белән 100 000–150 000 сумга алдыйлар», – дип билгеләп үткән белгеч Тимофей Воронин. Аның әйтүенчә, кайбер очракларда аферистлар балалар аша берничә миллион сум урлаган.

Likee  һәм TikTok тагы танылган блогерлар роликларында Robloxта уен валютасын бушлай тәкъдим итү юлы белән алдау бигрәк тә киң таралган. Балаларга сылтаманы ачарга яки мессенджерга язарга тәкъдим итеп, әти-әнисенең банк мәгълүматлары һәм кодлар белән телефоны экранын фотога төшерүне сорыйлар. Шуннан, блогерлар булып кыланып, полициягә мөрәҗәгать итү белән куркыталар.

Мессенджер аша язышканда, мошенниклар, «зая» яки «зайка» кебек ягымлы сүзләр кулланып, балаларны үзләренә каратырга тырышалар. Басымны көчәйтү өчен, тиешле шартларны үтәмәсә, баланы «роблокс»тан мәхрүм итү белән куркытып, 5-7 минутка таймерга куялар. Мондый көчле йогынтыга эләккән балалар аны-моны уйларга өлгермичә, аферистларга банк картасы мәгълүматларын да, башкасын да тапшыралар, дип сөйләп үткән белгеч.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре