Әгерҗе шәһәре башлыгы итеп Ленар Нургаянов сайланды

Әгерҗе районында «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге Советының беренче утырышы узды. Утырышны шәһәр советының яше буенча өлкән депутаты Рәзидә Галиуллина алып барды. Традиция буенча, чара Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкару белән башланып китте. Көн тәртибендә муниципаль берәмлек башлыгын, башлык урынбасарын һәм Әгерҗе районы Советына вәкил сайлау мәсьәләләре тора иде.

Беренче мәсьәлә буенча, 16 нчы бермандатлы округ депутаты Ленар Нургаяновны шәһәр башлыгы итеп сайларга дигән тәкъдим белән депутат Валерий Шамшурин чыгыш ясады. Ул Нургаяновның районны һәм шәһәрне үстерү өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде һәм аның район башлыгы вазифасына сайланганда, муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең иң катлаулы бурычларын халык файдасына хәл итәчәген билгеләп үтте.

Депутатлар Ленар Нургаянов кандидатурасын бертавыштан хуплады. Яңа сайланган шәһәр башлыгы ант кабул итте һәм депутатларга ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Аннары көн тәртибендәге мәсьәләләр инде аның җитәкчелегендә каралды. Ачык тавыш бирү юлы белән, шәһәр башлыгы урынбасары итеп, Рөстәм Ваһапов сайланды, ул шулай ук район Советына вәкил дә булды. Утырыш шәһәр советының даими комиссияләре мәсьәләсен тикшерү белән дәвам итте, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре