Кыяр теплицада да, ачык туфракта да үсә. Әмма орлыгын үстерү шартына карап сайларга кирәк. Әйтик, кортлар ярдәмендә серкәләндерелә торганыннан теплицада зур уңыш көтмә.
Гибрид
Яшелчә гибридка һәм сортлыга бүленә. Гибрид берничә сортны катнаштыру юлы белән алына. Авыруларга бирешмәүчәнрәк, уңышы да күбрәк була. Гибридның бал кортлары серкәләндерә торган һәм партенокарпик дигән төрләре бар. Партенокарпик гибридның төп кимчелеге шул: аннан орлык алып калып булмый (кыяр серкәләнмичә үскәнлектән, орлыгы җитлекмәгән була). Шулай ук бал кортлары серкәләндерә торган гибрид орлыкларын җыю да киңәш ителми. Кыярлары тәме, сыйфаты ягыннан «әти-әни»сенекеннән кайтышрак була.
Сортлысы
Мондый кыярдан алынган орлык алга таба да сыйфатын, тәмен җуймый. Тик сортлы кыярның гибридка караганда авыруларга бирешүчәнрәк икәнен онытмаска кирәк.
Кайсы яхшырак?
Кыярның салат өчен, тозлау өчен һәм универсаль (икесе өчен дә ярый) сортлары-гибридлары була. Салат өчен билгеләнгәненең кабыгы шома, юка, эче йомшак һәм хуш исле. Тозлау өчен дигәненең өслеге кытыршы, кабыгы һәм эче катырак. Монысы ак һәм кара чәнечкелесенә бүленә. Кара чәнечкелесе тәмлерәк һәм татлырак санала. Универсаль кыярның да өслеге кытыршы. Әмма кабыгы тозлау өчен билгеләнгәненә караганда юкарак һәм йомшаграк.
Теплицада үстерү өчен гибридка өстенлек бирергә кирәк. Уңышы да мулрак була, күләгәгә, температура тирбәлешләренә дә чыдый. Игътибар: түбә астында бөҗәкләр булмый диярлек, шуңа күрә партенокарпик гибридны сайлагыз!
Ә инде ачык туфракта гибриды да, сортлысы да үсә. Ләкин орлык сайлаганда ничек серкәләнүенә, өлгерү срогына (кара көзгә кадәр кыяр ашау өчен, тиз, уртача, соң өлгерешлеләренең барысын да утырту әйбәт) авыру һәм корткычларга, температура тирбәлешләренә чыдам булу-булмавына игътибар итегез. Кайберәүләр, тәмлерәккә санап, бары тик сортлы орлыкларны гына ачык туфракка утырту ягын карый. Әмма хәзерге гибридларның тәме сортлыныкыннан калышмый.

Җир кишәрлеге кечкенә булганнарга универсаль сорттан да яхшысы юк. Герман F1, Кураж F1– нәкъ менә шундый гибридлар.
Иң тәмле салат сортлары – Зозуля F1, Феникс 640, Апрельский F1.
Тозлау өчен иң әйбәт сортлар – Дружная семейка, Морячок F1.
Болар теплицада да, ачык туфракта да әйбәт үсә.
Теплица өчен генә: Эстафета F1, Аристократ F1.
Ачык туфрак өчен генә: Фермер F1.
Кыяр орлыгын шулай белеп, яратып сайлаганда гына менә дигән уңышка өметләнеп булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез