Айдар Баһаветдинов Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы итеп билгеләнде

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Айдар Баһаветдинов профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсен җитәкләячәк.

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев Республика клиник хастаханәсе коллективына яңа баш табиб Марат Гатиятуллинны тәкъдим иткән вакытта аның әлеге вазифага билгеләнүе турында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган Айдар Баһаветдинов 2011 елда 2нче Республика клиник хастаханәсендә табиб-рентгенолог булып эшли башлый.

2015-2018 елларда Иннополисның Медицина үзәген җитәкли. 2018-2025 елларда Республика клиник хастаханәсе баш табибының поликлиника эше буенча урынбасары вазыйфасын башкара. Апрель аенда аны Республика клиник хастаханәсе баш табибы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре