Газетага язылу

Айдар Метшин: «700 меңнән артык әйләнеп кайтачак хәрбине адаптацияләүгә әзер булырга кирәк»

Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин махсус хәрби операциядә катнашучыларның әйләнеп кайткач, аларны социаль адаптацияләү һәм эшкә урнаштыру системасын алдан ук булдыру кирәклеген белдерде. Бу хакта ул ТНВ телеканалындагы «7 көн» тапшыруында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«700 меңнән артык егетебез милли мәнфәгатьләрне яклап тора. Без аларның социальләшүе, адаптациясе, эшкә урнашуы өчен шартлар тудырырга тиешбез», – диде Метшин.

Ул билгеләп үткәнчә, бу эш инде профильле структуралар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау фонды белән берлектә алып барыла. «Без «Ватанны саклаучылар» фонды белән һәм Республика Рәисе күрсәтмәсе буенча эшлибез», – дип өстәде парламент әгъзасы.

Депутат сүзләренчә, хәрбиләрнең әйләнеп кайтуына әзерлек – актуаль бурыч, ә төбәкләрдә инде хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмаларның социальләшү, шул исәптән торак һәм мәшгульлек мәсьәләләрен хәл итү өчен системалы үзара эшчәнлеге формалаша.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре