Аның сүзләренә караганда, аны бетерү мөмкинлеге турындагы мәсьәлә федераль дәрәҗәдә каралган иде.
«Сигезенче чакырылыш Татарстан өчен төп мәсьәләләрнең берсе – ике дәрәҗәле үзидарә системасын саклау. Аны бетерү каралды. Татарстан җавапсыз кала алмады. Республика Рәисе принципиаль «Юк!» сүзен әйтте. Халык җирлек башлыгына мөрәҗәгать итүгә күнеккән, ул коткаручы да, торак-коммуналь хуҗалык буенча белгеч тә, психолог та. Бу системаны куркыныч астына куйдылар», – диде Метшин.
Ул билгеләп үткәнчә, төбәк Татарстаннан Дәүләт Советы һәм Дәүләт Думасы депутатларының берләштерелгән позициясе нәтиҗәсендә гамәлдәге модельне саклап кала алды.
«Татарстан тавышы ишетелде. Нәтиҗә – кешеләрнең тормыш сыйфаты өчен эшли торган системаны саклау», – дип өстәде депутат.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез