Мензәлә районы Советының бишенче чакырылыш оештыру утырышында депутатлар бертавыштан Айдар Сәлаховны район башлыгы итеп сайлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
14 сентябрьдә узган муниципаль сайлаулардан соң, район советы составы формалашты, аңа җирле хакимият вәкилләре һәм районның шәһәр-авылларыннан депутатлар керде. Утырышны иң өлкән яшьтәге депутаты – Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латыйпов ачты һәм алып барды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән Айдар Сәлахов кандидатурасын район башлыгы вазифасына тәкъдим итте. Кандидатура депутатлар тарафыннан расланганнан соң, яшерен тавыш бирү узды: 37 депутат Айдар Сәлаховны хуплады, ул моңа кадәр инде 12 ел районны җитәкләгән иде.
Сайлау нәтиҗәләре залда көчле алкышларга күмелде. Таныклык тапшыру тантанасында Айдар Сәлахов район башлыгы Антын кабул итте.
Район башлыгы урынбасары итеп Наил Хисамбиев яңадан сайланды. Шулай ук, район Советының биш даими комиссиясе һәм аларның рәисләре составы расланды. Гүзәлия Әхмәдуллина районның «Контроль-исәп палатасы» муниципаль казна учреждениесе рәисе итеп билгеләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез