Айдар Сәлимгәрәев: «Форум ике ил арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яңа үсеш ноктасы булачак»

Казанда уза торган «TIME: Россия – Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» Халыкара форумы Россия һәм Һиндстан арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен яңа үсеш ноктасы булачак. Бу хакта бүген «Россия – Һиндстан: медиамохиттә стратегик партнерлык нигезләре» панель дискуссиясендә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев ассызыклады. Бу хакта «Татар-информ» яза.

«Татарстан — Россия Федерациясенең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Бездә нефть, куәтле сәнәгать, авыл хуҗалыгы, йөк машиналары, самолетлар, суднолар җитештерү, химия сәнәгате бар. Республика илдә цифрлы трансформация буенча алда бара, инвестицион климат һәм төзелеш күләме буенча икенче урында тора», — дип белдерде ул.

Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, Татарстан ике зур елга — Идел һәм Кама кушылган урында урнашкан. Республика Көнбатыш белән Көнчыгыш арасында үзенчәлекле күпер булып хезмәт итә, ул – меңьеллык тарихы булган җир. Биредә татарлар, руслар һәм башка халыклар, 175 милләт вәкиле яши. Монда православие һәм ислам дине вәкиле үзара дуслыкта һәм тату итеп көн күрә.

«Ышанам, форум безнең эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яңа үсеш ноктасы, ысулы булачак», — дип билгеләде җитәкче.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре