«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп яңадан Айдар Сәлимгәрәев билгеләнде. Бу карарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Айдар Сәлимгәрәев Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән 2019 елның сентябреннән җитәкчелек итә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез