Инде менә 16 нчы тапкыр уздырылган “Многоликая Россия” Бөтенроссия журналистлар бәйгесе илнең төрле төбәкләрендәге әлеге һөнәр ияләрен елдан-ел күбрәк җәлеп итә. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта "Татар-информ" яза.
“Быел 55 төбәк, 1249 хезмәт катнашты. Аларның саны елдан-ел күбәя”, – дип саннар китереп үтте Сәлимгәрәев.
Бүген бәйге кысасында Ватанны саклаучы елына багышланган “Ватаныбыз геройлары. Милли массакүләм мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек темасын яктыру үзенчәлеге” дигән дискуссия узган. Анда катнашучылар милли массакүләм мәгълүмат чаралары эше, шулай ук заман геройлары образлары буенча фикер алышкан.
Сәлимгәрәев әйтүенчә, бүген төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек темасы аеруча киң яктыртыла.
“Бүген без бик мөһим теманы сайладык. Милли массакүләм мәгълүмат чараларында ватанпәрвәрлек темасын шактый ук кызык итеп ачарга мөмкин. Геройларны эзләргә кирәкми – алар безнең арабызда, дигән бик әйбәт фикер яңгырады. Як-ягыбызга каранып та, фронтка ярдәм итүче яки аннан кайткан кешеләрне табарга мөмкин”, – диде ул.
Дискуссяидә шулай ук ВГТРКның сәяси күзәтүчесе Александр Христенко, “Комсомольская правда” газетасының хәрби корреспонденты Григорий Кубатьян, Алчевск шәһәреннән “Огни” газетасы редакторы Юлия Черепнина һәм “Уральские военные вести” газетасы баш редакторы урынбасары Кирилл Кирягин катнашкан.
Исегезгә төшерәбез: җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы бүген – 23 октябрьдә уза. Чарада милли төрлелеккә һәм мәдәниятләр арасындагы багланышларга багышланган иң яхшы журналист хезмәтләре билгеләп үтеләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез