Халыкара Олимия комитеты үзенең рәсми сайтында Парижда узасы Җәйге Олимпия уеннарында катнаша алачак Россия спортчылары исемлеген урнаштырган.
Франциядә безнең илдән 15 спортчы: җиде теннис остасы (Даниил Медведев, Павел Котов, Роман Сафиуллин, Екатерина Александрова, Диана Шнайдер, Елена Веснина һәм Мирра Андреева), байдарка һәм каноэда ишү спорты буенча өч кеше (Алексей Коровашков, Захар Петров һәм Олеся Ромасенко), өч велосипедчы (Алена Иванченко, Тамара Дронова һәм Глеб Сырица), шулай ук батутта сикерүче Анжела Бладцева һәм йөзүче Евгений Сомов катнашачак. Олимпия уеннары Парижда 26 июльдән 11 августка кадәр үткәреләчәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез