Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева ире Линарның әнисе әле дә улының үлеме турында белмәвен әйткән. Бу хакта Айгөл социаль челтәрләрендә язган.
Җырчыдан Линарның әнисенең хәлен сораганнар. Моңа җавап итеп ул: "Әни 85 яшендә. Линар турында белми. Әйтмибез. Ул деменция белән чирли. Баштарак "Линар кая?" дип бик сорады, чөнки Линарым аның янына көн дә йөри иде. Хәзер инде сорамый..." - ди Айгөл.
Исегезгә төшерәбез, җырчының ире 4 июль көнне вафат булды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез