Айрат Гатауллин Төркиядә Татарстанның тулы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде

Рәис Рөстәм Миңнеханов Айрат Гатауллинны өч елга Төркиядә республиканың вәкаләтле вәкиле итеп билгеләү турында указга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Указ нигезендә, Гатауллин вазыйфаларын 2025 елның 5 октябреннән башкарырга керешәчәк.

Айрат Гатауллин Казанда туган. Ул Казан дәүләт педагогика университетын һәм КФУның территориаль үсеш һәм идарә институтын тәмамлый. Төрле елларда тышкы икътисадый элемтәләр һәм беркетмә белән бәйле структураларда вазыйфалар билгели.

2012 елдан ул Төркиядә Татарстан Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары булып эшли, ә 2016 елның октябреннән бу илдә республика вәкиллеген җитәкли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре