Айрат Зарипов: «Талантлы балаларга аерым игътибар бирү, алга таба үсеш өчен шартлар тудыру мөһим»

Бүген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында «Талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар мәктәпкәчә, мәктәптә һәм өстәмә белем алуга хокукларны гамәлгә ашыруның дәүләт гарантияләрен финанс белән тәэмин итү нормативларын раслаучы, шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек, мәдәният һәм физик культура һәм спорт турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын карадылар.

Комитеты рәисе Айрат Зарипов һәр талантлы балага индивидуаль якын килүнең мөһимлеген ассызыклады. «Һәр талантлы балага уку, стажировка узу һәм һөнәри үсеш өчен аерым шартлар тудырып, игътибар бирү мөһим. Мин бу мәсьәләне җентекләбрәк өйрәнергә һәм кирәк булганда безнең комитетлар һәм Дәүләт Советы утырышларында өстәмә ярдәм чараларын карарга кирәк дип саныйм, – дип басым ясады профильле комитет рәисе. – Нәкъ менә талантлы балалар һәм яшьләр махсус микроклимат булдырачаклар һәм республикабызның киләчәген тәэмин итәчәкләр».

Комитет утырышында шулай ук фән һәм фәнни эшчәнлек турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды, ул республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән. Документта илнең фәнни-технологик үсеше белән идарә итүнең бербөтен механизмын булдыруга юнәлдерелгән дәүләт фәнни-техник сәясәтенең төп принциплары төгәлләштерелә, терминология унификацияләнә.

Утырышта шулай ук мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2025 елның 4 кварталына эш планы расланды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре