Газетага язылу

Әюпова: «Казанга 14 чит илдән мәдәният министрлары киләчәк»

12-17 майда узучы “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форум кысасында быел икенче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды узачак.

Анда 14 чит илдән мәдәният министрлары киләчәк. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте. Форум кырында икенче тапкыр Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды узачак.

“Әмма Казан бу юлы чараны Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак оештыра. Быелгы съездда чит илләрдән 38 делегация көтелә. Шул исәптән, 14 илдән мәдәният министрлары киләчәк. Моңа кадәр Казанга берьюлы бу кадәр мәдәният министрларының килгәне юк иде әле”, – диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

“Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы башкалада 12-17 май көннәрендә уза. Анда 100 гә якын ил катнашу теләген белдергән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре