«Ак барс» һөҗүмче Дмитрий Яшкин белән килешү төзеде

Һөҗүмче Дмитрий Яшкин “Ак барс”та уйнаячак. Бу хакта Казан клубының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган сезонда Санкт-Петербургның СКА командасында чыгыш ясаган хоккейчы 69 (45+24) очко җыеп, иң нәтиҗәле уенчы булып танылды. КХЛда ул барлыгы 214 очрашуда бозга чыгып 206 (122+84) очко туплады.

Узган атнада “Ак барс” СКАда уйнаган тагын бер хоккейчы – һөҗүмче Дамир Җәгъфәров белән килешү төзегән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре