Очрашу җирле татар мәдәният үзәгендә узды. Новосибирск өлкәсендә барлыгы 35 меңнән артык татар яши.
Әнвәр Гатиятулин, «Ак Барс» хоккей клубы баш тренеры:
Беренче чиратта чакыру һәм танышу өчен рәхмәт белдерәсем килә. Новосибирскта җанатарларыбызның ярдәмен аеруча сизәбез. Новосибирск өлкәсе татарларының кайда урнашканын күрдек, аларның мәдәнияте белән таныштык, милли мәдәни үзәктә булдык. Спортка һәм милли мәсьәләләргә ярдәм һәм җитди мөнәсәбәт ачык күренә. Бу бик мөһим аспект. Киләчәктә дә алар белән хезмәттәшлек итәрбез дип ышанам.
Әмир Гәрәев, «Новосибирск өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы советы президенты:
Татарлар монда һәрвакыт яшәгәннәр. «Ак Барс» хоккей клубының килүе милләтебезгә зур хөрмәт турында сөйли. Бу безнең мәдәниятне һәм спортны алга этәрүнең яңа ысулы. Сезнең уңышларыгыз нәтиҗәсендә без үсәбез һәм һәр яктан зур ярдәм тоеп яшибез.
Альберт Яруллин, «Ак Барс» хоккей клубы сакчысы:
Илебез төбәкләрендә яшәүче татарларның шундый берләштерүче урыннары, үз биналары булуы бик шәп. Монда барысы да халкыбызның рухын хәтерләтә. Бу мәдәни үзәктә төрле чаралар узуына, иң мөһиме, туган телне өйрәнүгә зур игътибар бирүләренә шатмын.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез