“Ак Барс”ның элекке уенчысының үлеме сәбәбен әйткәннәр

“Ак Барс”ның элекке уенчысы Федор Малыхинның үлеме наркотик матдәләр куллануга бәйле булырга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ” SHOT телеграм-каналы мәгълүматларына таянып яза.

Малыхин үләренә 3 көн кала туганнары белән элемтәгә керми башлаган. Шул сәбәпле әтисе, фатирына барып, хәлен белешәсе иткән һәм шунда улының мәетенә тап булган. Хәзер хоккейчының мәете судмедэкспертизага җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез: Федор Малыхин 2014-2019 елларда “АК Барс” хоккей клубы командасында уйнады. Казан хоккейчылары белән Гагарин кубогын яулады. Шулай ук “Трактор”, “Витязь”, “Автомобилист” һәм “Авангард” командаларында уйнады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре