Ак йортта йодрык сугышы

Үткән атнада Америкада искитмәле хәлләр булып узды. Кичә генә аерылмас дуслар булып тоелган кешеләр – дөньяның иң бай олигархы белән иң куәтле держава лидеры үзара сугыш сукмагына чыкты. Илон Маск – Трампның сайлау алды кампаниясен мул финанслаган һәм аның администрациясендә актив эшләгән миллиардер – команданы ташлап китте һәм элекке аркадашларын түзеп булмаслык тәнкыйть утына тота башлады.

АКШта элиталар арасында күптән яшерен сугыш бара, вакыты-вакыты белән яшен чаткылары сәясәт атмосферасы күгендә ялтырап та киткәлиләр. Әмма Трамп – Маск конфликты дәрәҗәсенә җиткән шартлауның ачык мәгълүмат кырында булганы юк. Үзара тел сугышы югары катлауның шундый җәрәхәтләрен ачып салды: элек алар моны киң публикага чыгарудан уттан курыккан кебек курка иделәр.

Бу язманы әзерләр алдыннан «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе Американың ике гасырга якын чыгып килә торган көндәлек газетасы «The New York Times»ның бер язмасын ясалма акылдан тәрҗемә иттерде. Шуннан кыска гына бер цитата карыйк: «Хәзерге шок хәле активрак фазага күчте, моны төп агым медиасындагы редакция мәкаләләре һәм «эстаблишмент» вәкилләренең чыгышлары раслый: алар «мобилизация», «гомум протест», «милли гражданнар күтәрелеше» һәм «инкыйлаб» таләп итә. Racket News басмасындагы «Без хәзер «йомшак» Гражданнар сугышындамы?» дигән мәкаләсендә Мэтт Тайбби мондый чакыруларның шактый мисалларын китерә. («Минем фикеремчә, без 2016 елдан бирле йомшак, ягъни чагыштырмача көч кулланусыз Гражданнар сугышында яшибез. Хәзер бу инде чын инкыйлабка әйләнде».)

Америка колумнистының стиле «Ватаным» укучысының күңеленә, бәлки, бик үк хуш килеп бетмәс. Аны мин АКШта бара торган процессларга американнарның үз бәясе буларак китердем. Югыйсә Америка җәмгыятенең таркалу стадиясендә икәнлеген раслаган берәр язма бирсәм, укучылар шалтыратып: «Инде Американы җимерергә керештеңмени?» – дип көләләр. Океан арты державасы исә безнең җимерүгә мохтаҗ түгел, ул нигезләре какшау хәлендә. Матавыкның күпмегә барачагын әйтә алмыйбыз, әмма сәяси җир тетрәү башланды инде. Хәер, Американың зур катастрофа алдында торуы хакында Трамп үзе чаң суга бүген. Югарыда искә алынган The New York Times язмасы Трампка бәйле хәлләрнең берничә чишелешен күрсәтә: 47 нче Президентны үтерү, импичмент, төбәкләрнең аерылуы, төсле инкыйлаб, хәрби түнтәрелеш, инерцион сценарий… Соңгысы 2028 елгы сайлауга кадәр Трампның абруен какшатып, аны яки варисын тәхеткә китермәүне күз алдында тота. Инерцион сценарийга кадәр тартырга Трампның бүген үк егәре калмады. Бюджет чыгымнарын кисү сәясәте бюрократик диварга бәрелеп чәлпәрәмә килде, тариф сугышлары башлап карады: оттырды һәм оттырганнан оттыра, Украина–Россия конфликтын туктатырга биргән вәгъдәсе суга сәнәк белән язылган булып чыкты… Әле дөньядагы иң зур державаның рулен кулына тоткан лидерның идарәсенә йөз көн генә тулып үтте, аналитикларның аңа биргән бәясе үтергеч: дөньякүләм сәясәт һәм бизнес элитасы Трампны җитди шәхес итеп кабул итүдән туктады, хәзер аны, йомшак итеп әйткәндә, йә яшерен генә, йә ачыктан-ачык ахмак һәм клоун дип саныйлар.

Американың иң авырткан җире – аның бюджеты. Трамп командасы яңа бюджет проекты төзеп, аңа «Зур һәм гүзәл канун проекты» дип исем бирергә өлгермәде, кичәге аркадашы Илон Маск социаль челтәрләрдә шундый тавыш кубарды: җәнҗал дөньякүләм матбугат чараларының игътибар үзәгенә алынды. Маск уңга да, сулга да твитлар чәчеп, проектны шулкадәр тәнкыйтьләде: аның дуслары һәм Трамп аркадашлары ике якны килештерергә тырышып, куәтле пиар кампания башлап җибәрергә мәҗбүр булдылар. «Зур һәм гүзәл закон проекты»н без укымадык. Трампчылар анда салымнарны киметүне, чыгымнарны исә арттыруны күз алдында тота, диләр. Салымнарны киметү, чынлап та, икътисадый үсешкә китерә ала, ләкин андый үсеш берничә елдан соң гына була. Шуңа күрә бюджет ачлыгыннан чыгымнарны киметеп кенә котылу мөмкин. Трамп алай эшләми. Хәер, проектта кайбер чыгымнар киметелгән, диләр. Әйтик, электрокарларга салым субсидияләре киметелгән, Маскның төп көндәше булган OpenAI компаниясенә исә ярдәм каралган икән. Галәм кораблары очыручы һәм электр автомобильләре җитештерүче, ясалма акыл белән мавыгучы миллиардерга бюджеттагы андый үзгәрешләр ошамаса, гаҗәпмени? Һәм ул, тавыш күтәреп, командадан китә. Командада вакытта ук Маскның трампчылар белән конфликтлары башланды. Аны тарифлар сәясәте чыгырыннан чыгарды, чөнки Тесла заводлары Кытайда да, Европада да әйбәт кенә эшли иде. Чиннар һәм Евросоюзга каршы кертелгән пошлиналар Маск заводларының тез астына сукты. Шул сәбәпле миллиардер күптәннән ярсый һәм тарткалаша инде.

Ак йорта ул күз төбе күгәргән хәлдә күренде: «Кечкенә улым сукты», – дип алдашырга мәҗбүр булды. Чынлыкта, ул финанс министры Бессентның яңагына менеп төшмәкче булган, тегесе өлгерлек күрсәткән. Бары шул гына. Маск–Трамп сугышы үзенең апогеена җиткәндә, беренчесе икенчесен балаларны һәм хатын-кызларны сексуаль коллыкка сатып бизнес эшләгән гыйбри Джеффри Эпштейн белән дуслыкта һәм педофилиядә гаепләде, ягъни Трампның коллыкка төшкән балаларны көчләү белән мавыгуын фаш итте. Моның хак булуына беркем дә шикләнми, әлбәттә, демократия-гуманлылык, хатын-кыз хокукы, балалар хокукы, дип лаф орган Көнбатыш лидерлары Эпштейн атавында булып, үзләренең азгын теләкләрен үтәүдән берсе дә баш тартмаган. Ник бер Трамп кына читтә калсын әле? Трамп үз чиратында Маскны наркоманлык фонында акылдан язуда гаепләде.

Кыскасы, элекке дуслар бар планета алдына үзләренең эчке киемнәрен чыгарып селкеделәр. Бик кызык вазгыять бит әле бу. Державалар белән наркоман һәм нәфесләрен тыя алмаучы әхлаксызлар идарә итә. Боларның сәясәте кая алып барасы мәгълүм бит инде. Эш оваль кабинеттагы йодрык сугышлары белән генә төгәлләнмәячәк. Бу юллар язылганда, Трамп Калифорниягә Милли гвардиянең 2 мең сугышчысын җибәрде. Анда Трамп сәясәтенә каршы протестлар бара.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Фәтхрахманов

Көн хәбәре