Өч номинантның да исемнәре язылган конвертлар барабанда әйләнә, табиблар үзләре, дулкынланып, сәхнәдә басып тора. «Уникаль очрак» номинациясендә җиңүчене билгеләү шулкадәр катлаулы ки, аны хәл итүне язмышның үзенә тапшырдылар. Радмир да каушый. Җиңүчене билгеләргә чыккан бу бәләкәй ярдәмче бер ел дәвамында үзе дә ДРКБ пациенты булган. Сәхнәдә басып торучы өч төркем табиблар арасында аңа яхшы таныш ак халатлы абый-апалар да бар.
Җан җылысын алып...
Радмир үзенә кушылган вазыйфаны зур җаваплылык белән башкара, әйләнеп туктаган барабаннан өч конвертның берсен тартып чыгара. Иң катлаулы, хәтта дәвалауга өметсез булган диагнозлар белән көрәшүче табибларга дан җырлаган номинациянең җиңүчеләре менә хәзер билгеле булачак. ДРКБ табиблары командасы ия бу исемгә! Радмирны дәвалаган табиблар төркеме бу! Уртак җиңүләре.

Радмирны коткару – үлем белән көрәшү көндәлеге диярсең. Гади салкын тию кебек кенә башланган авыру бик катлаулы яман шеш булып чыга, аннан үлү очрагы да 100 процент тәшкил итә. Коточкыч статистика. Ләкин табиблар Радмир өчен көрәштә җиңел генә бирешергә теләми. Хастаханәдә уздырган 220 көндә 5 катлаулы операция кичергән һәм 17 көн ИВЛда булган чорда табиблар баланың үлеменә китерергә мөмкин булган әллә никадәр өзлегүләр белән очраша. Бәләкәй пациентның башына кан сава, эчәкләрендә некроз башлана, хәлен сепсис катлауландыра. Барлык очракларны санап та бетереп булмый. Һәр адым соңгысы булырга мөмкин. Шулкадәр куркыныч янаганда күнеккән чаралар гына булышмый. Россиядә беренче тапкыр ДРКБ табиблары баланы дәвалауда мышьяк триоксиды куллана. Аларның профессиональлеге һәм ышанычлары аяусыз статистикага бер процент уңыш өсти. Радмир дәваланып аягына баса, бүген инде ул мәктәптә укуын дәвам иттерә, «Рубин» спорт клубында футбол белән шөгыльләнә.
Саф күңелле каласы иде
– Бүгенге бәйрәм программасы гадәти генә булмаячак. Яңа номинацияләр дә ишетербез, ветераннарыбыз салган юлдан баручы, традицияләрне дәвам иттереп эшләүче яшьгвардиячеләребезне дә күрербез, сюрпризлар да булыр. Әйдәгез, бәйрәмне ачык дип белдерик! – дип сәламләде хезмәттәшләрен Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.
«Ак чәчәкләр» республика премиясе быел 18 нче тапкыр уздырыла. Республиканың иң яхшы медицина хезмәткәрләрен зурлый торган бу тантанага исемне Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы хөрмәтенә бирәләр. Исемнең уңышлы булуын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов та билгеләп үтте.
– «Ак чәчәкләр» сүзе бигрәк тә күңелгә ятышлы. Иң затлы һөнәр ияләренә хөрмәт күрсәтү бәйрәме бу. Сәламәт чакта сезнең хезмәт күренми дә кебек, әмма сез Татарстан халкының сәламәтлеге сагында торасыз һәм бу бурычны югары дәрәҗәдә башкарасыз. Фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт! – дип, Марат Әхмәтов котлау сүзләре җиткерде.
Ә сәхнәгә беренче җиңүчеләрне дәшәләр. Нинди генә техник алгарыш заманында яшәсәк тә, күп нәрсә авыруларның моң-зарын ишетә белүче, аны җылы сүзләре белән юатучы, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер ак халатлы фәрештәләргә бәйле. «Мәрхәмәтлелек һәм кайгыртучанлык» дип аталган номинация – бу елгы бәйгенең яңалыгы. Урта һөнәри белемле хезмәткәрләрне хөрмәтли ул. Җиңүчене дә алдан ук билгеләгәннәр. Моның өчен номинантлар, һөнәри осталык бәйгесендә катнашып, сәләтләрен күрсәткән. Чаллыдагы 6 нчы шәһәр поликлиникасының ашыгыч ярдәм фельдшеры Марина Кузнецовага исә тиңнәр булмаган.
Бу елның тагын бер яңа номинациясе яшь белгечләрне зурлый. Министр әйтеп узган «Яшь гвардия» бүләге 5–8 еллык хезмәт стажы булган, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, өметле дип саналган, үзләрен күрсәтергә өлгергән табибларны билгеләп үтә. Менә яңалык! Сәхнәгә чыккан 16 яшь белгечнең һәрберсе җиңүче дип танылды. Яшьләргә юллар ачык булсын ул! Алар тәкъдим иткән һәр проект экспертлар комиссиясе тарафыннан югары бәя алган. Җиңүчеләр арасында Казанның сугыш ветераннары госпиталендә стоматология бүлеге мөдире булып эшләүче Руслан Хәиров та бар.
– 6 нчы сыйныфтан ук стоматолог булырга хыялландым, кешеләрнең ихлас елмаюларына сәбәпче буласым килде. 8 ел эшлим. Бу җиңү – безгә, яшьләргә, бик зур бәя инде. Шәхси стоматологияләр дәрәҗәсендә хезмәт күрсәтүебез белән горурланам. Буыннар аша килгән тәҗрибәгә, остазларыбыз киңәшләренә таянып эшләсәк тә, заманча технологияләр кулланабыз, бер урында туктап тормаска тырышабыз. Уңышның нигезе шулдыр, – ди яшь табиб.
Ак өметләр микән көзләрдә
Сәхнә түренә командалы номинация финалистлары чыга. «Сәламәтлек синергиясе: команданың көче – гамәлләрдә» исеменә лаек булу өчен, берничә күрсәткеч буенча алдынгылык кирәк. Монда туучылар саны да, халыкның хезмәт күрсәтүдән канәгать булуы да, хәтта телемедицина консультацияләре саны да исәпкә алына. Барлык сыйфатларны кушкач, Чаллының Ринат Акчурин исемендәге ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе берләшмәсе җиңүче исеменә лаек дип табылды.
«Һөнәргә тугрылык» номинациясендә өч финалист арасыннан җиңүчене билгеләр өчен тагын Радмирның җиңел кулы кирәк булды. «Сәламәтлек саклау легендасы» номинациясе быелдан шулай яңача яңгырый. Ни хәл итәсең, республиканың сәламәтлек саклау системасы үсешенә зур өлеш керткән, остаз булган, гореф-гадәтләрне саклаган, тармакның горурлыгы булган белгечләрне сайлау җиңел түгел. Язмыш үзе хәл итсен, диюләре белән килешергә генә кала. Инде безгә таныш барабанны тагын да остарак әйләндереп, Радмир бәхетле конвертны тартып чыгара. Микрофонга җиңүченең исеме яңгырый, зал алкышларга күмелә. Бөгелмә үзәк район хастаханәсенең педиатр ярдәме күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Нина Измайлова! Кубок гомеренең 46 елын яраткан һөнәренә багышлаган табиб кулына күчә. Дәвалау гына түгел, үз тәҗрибәсен дистәләгән яшь белгечләр белән бүлешү, алмаш буын үстерү үрнәге дә әле бу. Кызык, тагын балачак, балалар табибы җиңде.
– Өмет һәрвакыт бар инде ул, ышанмасам да өметләндем, – ди Нина Измайлова бәйге тәмамланганнан соң. Кулына дипломын, кубогын, чәчәк бәйләмен тотып, ике дистәгә якын журналист каршында хисләре белән уртаклаша:
– Табиб булу минем балачак хыялым иде. Мин аны тормышка ашырдым һәм беркайчан да үкенмәдем.
Йөрәкләргә саласы иде
Инде төп номинацияне билгеләр вакыт җитте. Республиканың «Ел табибы» исеменә лаек булу өчен нинди сыйфатлар кирәк? Төпле белем, һөнәргә тугрылык, башкарган эшеңне ярату, башкаларга үрнәк булырлык итеп эшләү, иң авыр очракларда да чыгу юллары табу, туктаусыз өйрәнү, тәҗрибәң белән бүлешү. Сәхнәгә чыккан өч финалист та әнә шундыйлардан. Оештыручыларның чарасызлыгы диярсез, бәлки, әмма «иң-иң»нәрне билгеләү җаваплылыгын комиссия тагын үз өстенә ала алмаган. Аның каравы исеме яңгырауга ук, урыныннан сикереп торып, Радмир сәхнәгә менде, инде ияләшкән эшен башкарды. Янәдән иң самими, ихлас кешеләр – балалар белән эшләүче, Радмирның үзен дә ничә тапкыр аякка бастыручы, операцияләр вакытында һәр сулышын сагалап торучы табиб, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – анестезиолог-реаниматологы, ДРКБның 1 нче һәм 2 нче номерлы анестезиология һәм реаниматология бүлекләре мөдире Анна Тимофеева исеме залга яңгырады.

– Дөресен генә әйткәндә, җиңүгә ышанмадым да. Номинантлар барысы да бик көчле иде. Реаниматолог буласым килеп сайладым бу һөнәрне, нәкъ менә балалар белән эшлисем килде. Аларның ихлас елмаюлары, операциядән соң беренче тапкыр күзләрен ачулары, авырудан соң дәваланулары өчен яратам эшемне. Радмир белән булган очрак минем дә хәтердә калды. Бездән, табиблардан, һәм малайның әти-әнисеннән башка бу дәвалауның уңышлы булып чыгасына беркем ышанмаган иде. Табиблар мөмкин булмастай эш башкардылар, – дип хисләре белән бүлеште «Ел табибы».
Бәйрәм тәмам. Зал буйлап балалар ак чәчәкләр өләшә. Нәни куллардан алган чәчкәләрне табиблар сак кына кабул итә, битләренә тидерә, хуш исләрен исни, фото-видеога төшерә. Баласын дәвалаган табибка рәхмәт йөзеннән бүләк ителгән ак чәчәкләр, чисталык һәм риясызлык, күңел сафлыгы, мәрхәмәтлелек символы булып, «Ак чәчәкләр» романы битләреннән бүгенге көнгә сәлам булып килеп ирешә сыман.
Сәхнәдә – табиблар, бүгенге бәйрәмнең төп каһарманнары. Радмир да алар арасында. Киләчәктә үзенең кем буласын уйламыйдыр да әле бәлки. Спорт юлын сайлармы, башка һөнәрне үз итәрме, вакыт күрсәтер. Әмма бу кадәр табиб куллары аша узган, тиңе булмаган дәвалану алган бала бүген республиканың иң көчле табиблары арасында басып тора. Кем белә, бәлки бу көн аның өчен хәлиткеч булыр әле...
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез