Ел башыннан 2,45 триллион сумны кәгазь акчага әйләндергәннәр инде. Мобиль интернетның даими өзелеп торуы банк картасына караганда кесәдәге акча янчыгын ышанычлырак итә. Икътисадтагы турбулентлык та кулдагы акчаны депозиттагысына караганда өстенрәк күрүгә китерә.
Россиядәге финанс һәм инвестицияләр темасына багышланган InvestFuture дип аталган медиа-проект бар. Ул акча инвестицияләр, икътисад һәм бизнес турында фаразлар бирә. «Ватаным» хәбәрчесе еш кына шуның аналитикларының фаразлары белән танышып бара, аларны Росстат, Үзәк банк, Финанс министрлыгы, Мәскәү биржасы һәм компанияләрнең рәсми хисаплары белән чагыштыра. Чагыштыру шуны күрсәтә: күп кенә Россия банкларында җитди проблемалар өлгереп килә. Клиентлар акчаларын депозиттан алып кына калмый, бурыч ияләре әҗәтләрен кичектерә. 36 триллион сумлык кредитлар түләнми торган бурычка әйләнү куркынычы алдында. Бу – эре бизнесның әҗәтләренең дүрттән өч өлешенә якын, Россия бюджетының керемнәренә тиң сумма. Мәскәү кредит банкында кичектерелгән бурычлар күләме бер ел эчендә 1716 процентка үсеп, 277 миллиард сумнан артып киткән. Бу – активлары күләме ягыннан иң зур ун банкның берсе.
ПСБ банкы (элеккеге Промсвязьбанк, шулай ук иң эре банклар исемлегендә, оборона тармагына бәйле) 2026 елның беренче яртысын 50 миллиард сум югалтып, зыянга эшләп төгәлләгән. Үткән елның шул чорында 72 миллиард сум табыш алган булган. Банклар әлегә югалтуларын Үзәк банктан кредит алып каплап бара. Тишекне бу ысул белән томалау инфляцияне алга этә.
Россиялеләр акчаны банкта саклауга караганда алтын коелмага әйләндерүне өстен саный башлаган. Илдә быелның беренче яртысында алтын коелмалар сату үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 31 процентка үскән. InvestFuture сайты алтынның унциясе 14 майдан соң беренче тапкыр 4700 доллардан ашып китүен хәбәр итә. Доллар курсы да үсүен исәпкә алсак, алтынның нинди дивидендлар бирүен үзегез исәпли аласыз. Илдә бензин бәясе үсеше темпы гына алтынны уздыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез