Акча беркемгә дә җитми

Финанс министрлыгы 2026 елга бюджет параметрларын эшләү белән мәшгуль. Министр Антон Силуанов киләсе ел бюджетының Urals маркалы нефть бәясе 59 доллар торуына исәпләп төзелүен әйтте. Искә төшерик: көнбатышлылар 47,5 долларлык түшәм бәя билгеләгәннәр иде. Баррель 59 доллардан сатылса да, акчага зур кытлык булачак.

Үзәк банк җитәкчесе Эльвира ханым Нәбиуллина бюджет чыгымнарын 5 триллион сумга кисәргә чакырды, диләр. Шундый секвестр булмаса, төп ставканы күтәрергә туры киләчәк, дип әйткән. Хөкүмәт коридорларыннан өстәмә кыйммәт салымын 20 дән 22 процентка кадәр күтәрү хакында сүзләр ишетелә. Россия Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр союзы бу уңайдан 22 процентлык НДС бәяләрен күтәрәчәк һәм төп ставканы да, дип белдерде.

Сенаторлар һәм депутатлар бюджетка акча эзләү белән мәшгуль. Алар аны бик ерактан эзләми, билгеле, безнең кесәләрне капшый. Сенатор Ольга Епифанова фатирларын арендага бирүчеләр салым түләмәсә, зур штрафлар һәм хәтта төрмә срогы белән яный. «Новые люди» партиясе лидеры Алексей Нечаев салымнарны күтәрүгә каршы чыга, моны халык кәсәсенә керү, дип атый. Аның урынына дус булмаган илләрдән импортка пошлиналарны күтәрергә (әйтерсең ул пошлинаны халык түләми), матур автономерларны аукционда сатарга һәм башка шуңа охшаш чаралар кертергә чакыра. Шул юл белән 1 триллион сум акча җыймакчы.

Чиновниклар һәм депутатлар инфляциягә каршы көрәшкәндә, стелсфляция дигән бәла мәйданны яулый. Җитештерүчеләр төргәктәге продукт күләмен киметеп кенә калмый, аның составын да арзанайта. Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышев бу уңайдан: «Төргәкнең кечерәюен әле күзәтеп була иде, ә менә рецептураны арзанайту ягына үзгәртү – инфляциянең яшерен һәм мәкерле формасы», – дип белдерде.

2026 ел финанслары бер генә уңай нәрсә вәгъдә итә: пенсияләрне ике тапкыр индексацияләү. Россия 2018 елда уртача пенсия уртача хезмәт хакының 40 процентыннан ким булмаска тиеш дигән халыкара йөкләмә алган иде. Бүген бу сан 22,7 процент кына. 2015 елда 35,2 процент булган. 2026 елгы индексация мулрак вәгъдә ителә. Моны сәяси сынамыш дип карап, илдә зур сайлау үткәрелергә мөмкин, дип фаразлап була. Путинның туры элемтәсе быел сенсацияле булмагае.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре