Үткән атнада Россия Дәүләт Думасы 2027–2029 елларга федераль бюджет проектын кабул итте. Документ беренче укылышта хупланды. Бюджет параметрлары мактанырлык түгел. Хәрби максатларга чыгымнарны нык арттырырга туры килә. Бу уңайдан коммунистлар лидеры Зюганов Дәүләт Думасындагы чыгышында: «Россия бюджетындагы һәр икенче сум махсус хәрби операциягә тотыла», – дип сөйләде.
Аның бу сүзләрен КПРФ сайтындагы чыгышыннан укый алабыз. Әмма аның сүзләрен рәсми бюджет күрсәткече дип кабул итәргә ярамый. 2027 елга бюджет проектында керемнәр 43,3 триллион сум булыр дип көтелә, оборона чыгымнары исә – 17,5 триллион сум. Ягъни керемнәрнең 39,6 процентына тигез. 39,6 процент та аз түгел, билгеле. Моннан тыш армиядән тыш көч структураларына да байтак акча карала бит. Әмма гаҗәпләнергә кирәкми. Көнбатыш чикләрдә киеренкелек ни дәрәҗәдә икәне мәгълүм нәрсә. Путин да алдагы айларда оборона бюджетына иң зур әһәмият биреләчәген гел искәртеп килде.
Россиянең иң яңа тарихында беренче тапкыр социаль чыгымнарны кисәчәкләр. Федераль матбугат бу уңайдан: «Правительство России впервые резко сокращает социальные расходы» дигән баш астында язма биреп өлгерде инде. Мәскәү журналистлары исем астына: «Финансирование обороны и затрат на обслуживание госдолга увеличат» дип тә куйганнар. Дәүләт бурычы торган саен бюджет чыгымнарын күбрәк таләп итәчәк. Дефолт игълан итеп булмый бит инде. 2027 елгы бюджетта дефицит 5,44 триллион сум булыр дип көтелә. Бу санның чынлыкта үсүе көтелә. Димәк, кайдандыр зур процентлар белән бурычка алырга туры киләчәк.
Социаль тармакны финанслауны кисү түбәндәгечәрәк күзаллана. 15 процент тирәсе киметергә уйлыйлар. Инфляцияне дә искә алганда, бюджет субсидияләренә өметләнүче катлауга җиңел булмаячагын аңларга була. Өстенлекле торак программаларын финанслау да кыскартылачак. Социаль тармакка быел 7,839 триллион сум тотылган булса, киләсе елга 6,651 триллион сум бүленгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез