Учка кысып эшлисе
Россия буенча карасак, бер бүлмәле фатирны ремонтлау өчен бүген, ким дигәндә, 800 меңнән 1,4 млн сумга кадәр акча кирәк. Яңа йортлардагы фатир турында сүз йөртсәк, ремонт 1,5 млн сумнан башлана. Бу үткән ел белән чагыштырганда 10–15 процентка кыйммәткәрәк чыга.
Материал бәяләре дә шатландырмый. ТАСС мәгълүматларына ышансаң, 2025 елның августында төзелеш материалларының бәясе июльдәге күрсәткеч белән чагыштырганда 10 процентка диярлек арткан. Төзелеш бригадасы хезмәтләренең дә 10–20 процентка кыйммәтләнүе мәгълүм. Мисал өчен, 100 квадрат метр мәйданлы бер катлы каркас йортны төзү, төбәккә бәйле рәвештә, 4 миллионнан 6 миллион сумга кадәр җитә. 2024 елда бу сан 1,5 миллион сумга арзанрак булган. Хезмәт күрсәтүчеләр дә бәя күтәрә белә. Гади генә мисал: Казанда плитка ябыштыручы 1 квадрат метр эше өчен, ким дигәндә, 2500 сум акча сорый, ә узган ел бу сан 1800 сум белән 2000 сум аралыгында тирбәлә иде.
«Калганы – киләсе ун еллыкта»
Әлеге бәяләр россиялеләрнең акча янчыгына сукмый калмый, билгеле. Төзелеш тукталмасын өчен, алар башка ысуллар эзләргә мәҗбүр. Иң яхшысы – төзелеш эшләрен үзеңә башкару. Һичьюгы оста куллы туганнарыңа яки эш коралы тота белгән «шабашник»ларга мөрәҗәгать итү.
Гөлия һәм Инсаф Гатауллиннар (исемнәре үзгәртелде. – Авт.) гаиләсенең Биектау районы Усад авылында йорт сатып алып яши башлауларына өч ел тула. Шушы вакыт эчендә гаилә юыну бүлмәсен тулысынча ремонтларга һәм һәр бүлмәгә ишек куярга өлгергән. «Калганы – киләсе ун еллыкта», – дип көлә гаилә башлыгы.
– Йортны ипотекага алдык. Яшерен-батырын түгел: машинабыз да кредитта. Барлык коммуналь хезмәтләр өчен түләүне дә кушып санасак, аена 60 мең сумга якын акча түләүләр өчен генә тотыла. Әле бу суммага ашау-эчү, көндәлек кирәк-яраклар керми, – дип уртаклашты Инсаф. – Фатир алыйкмы, йортмы, дип озак икеләндек. Яңа йортлардагы фатир бәясе бер катлы кечерәк йорт бәясендә хәзер, шуңа күрә икенче вариантка тукталдык.
Инсафның тормыш иптәше – декрет ялында, кечкенә улларына нибары 1 генә яшь. Шуңа күрә Инсаф гаиләне тулысынча үзе тәэмин итә. Эштән курыкмый: урып-җыю сезонында комбайнда эшләсә, хәзер экскаваторда җилдерә, кышын кар күп булса, кар түгә торган транспортка утырмакчы.
– Нинди эш бар – барысына тотынам. Бушрак көнем булса, кичен таксист ролен дә үтим әле. Ипотека гына түлисе түгел, ремонт эшләренә дә керешәсе бар бит. Өстәвенә койма тотасы, җирне тигезлисе... Өй эчендә – коры стена гына. Аларга обой ябыштырасы, түшәм тарттырасы бар. Ә моның барысы өчен дә акча кирәк. Ванна бүлмәсенә плитканы үзем ябыштырдым, сантехникасын да үзем көйләдем. Казаннан плитка ябыштыручы чакыртасы идем, 1 кв. метр өчен 3 мең сум акча сорыйлар. Аның бит әле плиткасы да очсыз түгел, – ди Инсаф.
«Әлегә әбидә яшибез»
Тумышы белән Балтачтан булган Равил Хаҗиев Чернышевка авылында йорт сала. Быел нигезен әзерләп куйган. Икенче елга җәйгә стенасын күтәрмәкче.
– Ипотекага йорт сатып алу кыйммәткә төшә. 8 миллионга аласың, икеләтә арттырып каплыйсың. 30 елга дип алынган кредитның 20 елын процент кына түлисе бит. Шуңа күрә, тормыш иптәшем белән киңәшләштек тә, йортны үз көчебез белән торгызырга булдык. Быел сентябрь аенда нигезен эшләп калдырдык, ныгый торсын. Кыш һәм яз айларында акча туплап, җәйгә диварын күтәрергә ниятлибез, – ди Равил.
Йорт нигезе якынча 450 мең сумга төшкән. Эшчеләргә бер тиен акча да сарыф итмәгән Равил, чөнки барысы да – аның якын туганнары. Өстәвенә экскаватор башкарган казу эшләрен бер танышы алып барган. Ике көн эш өчен аңа 14 мең сум акча биргән. Ә таныш-белешең булмаса, экскаваторның 1 сәгате өчен 2200 сум акча түлисе. Ике метр тирәнлектәге чокырлар өчен өстәмә түләү дә каралган. Анысының 1 метры – 700 сум. Нигездә якынча 2 метрлы 22 чокыр бар, ди, ә бу – өстәмә 33 600 сум дигән сүз.
– Опалубка (бетонны тотып тора торган өстәмә корылма) өчен материалны бушлай алдым. Тагын да шул таныш-белешләр аркылы инде, арматураны да очсызга эләктердем. Бетон 160 мең сум тирәсенә чыкты. Кыскасы, барысы бергә нигез өчен 453 мең сум акча тоттык, – ди Равил. Мондый бәягә нигез салам, димә. Игъланнар һәм эшче бригадалар сайтында күренгән бәяләр бөтенләй башка – 1 млн сумнан 1,5 млн сумга кадәр җитә. Бер нигез өчен әле бу!
Йорт салуның ние бар: мүклисе дә чутлыйсы хәзер. Һәр тиененә кадәр чутлап эш итсәң, йортны шактый арзангарак салып чыгарга була. «Әлегә әби йортында, Биектауда яшибез. Торыр урыныбыз бар. Хатыным да, мин дә эшлим – шуңа күрә ашыкмыйбыз. 5–6 ел эчендә ничек тә башка чыга алырбыз дип уйлыйм. 30 ел кредит түләгәнче, тынычлап һәм ашыкмыйча эшләү мең кат яхшырак. Акчаны учка тотып эш итәсе бүген», – дигән фикердә Хаҗиевлар.
Бәяләр тешли, кеше эшли
Үз йортлары белән яшәүчеләр генә түгел, фатирда торучылар да чүкечкә үрелә. Идәнгә ламинат җәйдерергә уйлагансың икән, көт тә тор: материал өчен генә түгел, идән җәюче остага да 1 квадрат метр өчен 1000 сум акча түләргә туры киләчәк. Ә стенага обойны үзең ябыштырсаң, арзангарак төшәчәк ремонт эше, шуңа күрә акчаны янга калдыру өчен, халык мөстәкыйль рәвештә үзе эшләргә тырыша.
Юыну бүлмәсендә унитаз яки раковина алыштыру өчен дә белгеч чакыртырга кирәкми – акча үзебезнең янчыкта калсын. Фатирда яшәүчеләр әнә шундый фикердә. Юыну бүлмәсе җиһазларының бәяләрен санасак, унитаз – якынча 5000–10 000 сум, раковина – якынча 3000–7000 сум. Аларны үз кулларың белән беркетү, белгечләрне җәлеп итү белән чагыштырганда, 10–20 мең сумга якын акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Шәһәр һәм район җирлегендә бәяләр бик нык аерыла. Моны күп еллар «шабашка»да йөрүчеләр яхшы аңлый. Шәһәрдәге фатир яки йортка ремонт ясар өчен районнан оста кулларны чакыру очраклары арта икән. Теләче районында эшләүче Әлтәф Гыйззатуллин әнә шулай ди.
Мисал өчен, районда эшләүчеләр фундаментның 1 куб. метры өчен 5000 – 5200 сум акча сорый. Казанда бу сан 7000 нән 9000 сумга кадәр җитә. Йорт стенасын күтәрүне кирпеч саныннан исәплиләр. 1 кирпеч – 27 сум 50 тиен (төрле останың бәясе төрлечә, әлбәттә. – Авт.). Ә игъланнар сайтындагы мәгълүматларга ышансак, Казанда «черновая кладка» бәясе 1 кирпеч өчен – 20 сум, ә тышлыкны өю бәясе 1 кирпеч өчен – 60–70 сум.
Район җирендәге осталар түбәнең 1 кв. метрын 1000–1200 сумнан яба. Кәрниз төрү, кар тоту җайланмаларын кую бу суммага керми әле. Кәрниз төрүнең 1 кв. метры – 600–700 сум тирәсе. Ә Казанда калай ябучылар 1 кв. метр өчен якынча 1400 сум акча сорый.
Саннар
Финанс тикшеренүләренең илкүләм агентлыгы мәгълүматлары буенча, россиялеләрнең яртысы (50%) ремонт ясарга туры килсә, моны үз куллары белән башкарачак. Болай дип ешрак ир-атлар (58%), 35–44 яшьлек кешеләр (55%) һәм түбән керемле россиялеләр (54%) сөйли.
Динар Миннәхмәтов, төзелеш компаниясе җитәкчесе:
– Төзелеш материалларына бәя артса да, төзелеш бригадаларына мөрәҗәгать итүчеләр кимеде дип әйтә алмыйм. Эшли белгән кеше болай да үзе эшли иде инде. Мәктәптә алгебра уку белән бер бу күренеш. Алгебра фәнен яратмыйсың һәм аны аңламыйсың икән, кемдер аны аңлый дип кенә, син дә аны ярата һәм аңлый башламаячаксың. Сәләте булган кеше түбә дә яба, түшәмне дә үзе тарттыра, йортын да өя. Тик кулына бер тапкыр да чүкеч тотмаган кеше стенага кадакны туры итеп кага алмас, минемчә. Эшләгәнен мең кат төзәткәнче, бер тапкыр остага мөрәҗәгать итү отышлырак булыр. Шулай итеп ул акчасын янга калдырыр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез