Акчалы алма: Татарстан халкы елына 400 мең тонна чамасы җиләк-җимеш ашый!

Республика халкы елына 400 мең тонна чамасы җиләк-җимеш ашый. Узган ел, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, республикада 60,3 мең тонна уңыш җыеп алганнар.  Халык үз бакчасында җиләк-җимешен, алмасын үстерсә дә, бу гына җитми. Калганын кайдан алалар? Бу эш белән шөгыльләнүчеләр нинди киңәш бирә?

Бер мең тонна алма

Татарстандагы иң зур алмагач бакчасы хуҗасы, Чүпрәле районындагы «Дуван бакчалары» кооперативы җитәкчесе Альфред Хәйруллин фикеренчә, республикада җиләк-җимешкә ихтыяҗ бик зур. Бүген алар 193 гектарда – алмагач, 50 гектарда – кара карлыган (быел һәм киләсе елда тагын 60 гектар җиргә утыртырга ниятлиләр), 8 гектарда – кура җиләге, 9 гектарда бакча җиләге үстерәләр. Киләчәктә 5 гектар кара миләш утыртырга ниятлиләр. Узган ел 360 тонна уңыш җыеп алган булсалар, быел 1 мең тонна булыр дип фаразлыйлар.

– Барысына да ихтыяҗ зур. Узган ел бары тик ярминкәләрдә генә һәр атна саен 4–6 тонна алма саттык. Чират торып алып бетерделәр. Югыйсә шәхси бакчаларда да әллә никадәр алма үсә. Монда халыкны без үстерә торган алма сортлары да кызыктырадыр, дип уйлыйм. Әле мәскәүлеләр белән карлыган мәйданнары буенча сөйләшүләр алып барабыз. Алар: «Сездән – үстерү, бездән – сату», – дип әйтте. Әле дә урнаштыру белән авырлыклар юк анысы, тик безнең ул кадәрле үк зур күләмдә сатып караганыбыз юк бит. Мәскәүдән башка төбәкләргә китәчәк. Алар җиләкләрне тиз туңдыру (шоковая заморозка) ысулы белән эшкәртеп сата, – ди фермер.

Хәйруллиннар шушы бер-ике елда җиләк-җимешләрне капларга тутыру һәм эшкәртү цехы төзәргә планлаштыра.

– Алма согына ихтыяҗ булачагына шигем юк. Чөнки без инде болай да аларны ясап сата торган идек, ә цех үзебездә булгач, тагын да зуррак мөмкинлекләр ачылачак. Иң зур кыенлык – эшләргә кешеләр табу. Кура җиләге дә, алма да бер вакытта өлгерә. Барысына да эшче куллар кирәк. Шуңа күрә киләчәктә кура җиләген комбайннар белән җыеп алу ягын кайгыртырга тырышабыз, – диде ул.

Бакчачы фикеренчә, җиләк-җимеш үстерү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, тырышлык кына кирәк. Билгеле инде, кесәнең калын булуы да мөһим.

– Татарстан алма белән үзен 0,5 процент кына тәэмин итә. Калганы башлыча Россиянең көньяк төбәкләреннән кертелә. Тик сортлары барысы да итальян селекциясенеке. Ә без элекке сорт алмалар үстерәбез. Узган ел Мәскәүдә аларны килограммын 260 сумнан саттылар. Ә без 120 сумнан җибәрдек, – ди ул.

Алмалары чит төбәкләргә китсә дә, күбрәк үзебезнең халыкны сыйлыйлар. Узган ел «Дуван бакчалары» кооперативы, «Казан шәһәренең азык-төлек һәм социаль туклану департаменты» белән килешү төзеп, 12,5 тонна алма җибәргән. Быел да шулай ук эшләячәкләр.

– Хыялым – барлык балаларга да үзебезнең алманы ашату. Тик аның өчен бик зур мәйданда үстерергә кирәк. Әлегә безнең кайбер агачлар уңыш бирә генә башлады. Ләкин тулы куәткә уңыш биргән очракта да, җиткерү мөмкин түгел. Чагыштыру өчен: Кабарда-Балкар Республикасында 26,7 мең гектарда алма үсә. Әле аларда да үз халкына алма җитми. Шуңа күрә мөмкинлекләр зур, иренмичә эшләргә генә кирәк. Бездә алманы рәхәтләнеп үстереп була. Тик безнең халыкта ялкаулык көчле. Эш акчада гына түгел, теләге булганнарга ярдәме дә бар. Тәвәккәлләп башларга гына кирәк. Кирәк кешегә киңәшләр бирәбез, килсеннәр генә, – ди Альфред Хәйруллин.

Алма бакчалары гына түгел, соңгы елларда кура җиләге һәм карлыган үстерүчеләр дә ешрак очрый башлады. Буа районының Яңа Тинчәле авылында яшәүче Расыйх Мифтахетдинов 63 гектар мәйданда карлыган үстерә.

– Мин үзем бу эшемне 10 ел элек башлаган идем, соңгы 3–4 елда минем кебекләр артты, – диде бакчачы. – Карлыганны бик яратып алалар, урнаштыру белән бөтенләй бернинди дә авырлык юк. Тик эше алай җиңел генә түгел. Бакчада ничек тә үсә ул, ә күпләп үстергәндә эшкәртүен дә, үсүен дә, җыюын да, урнаштыруын да карарга кирәк. Өлгергәч, 14 көн эчендә җыеп алырга кирәк. Төп сатып алучыларыбыз – Татарстан һәм Ульяновск өлкәсе. Эшкәрткәнебез юк. Җыеп алгач ук, сатып җибәрәбез. Яхшылап, җиренә җиткереп эшләгәндә һәр эштән файда алып була, дип саныйм.

Ихтыяҗ зур

Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республика халкы елына 400 мең тонна чамасы җиләк-җимеш ашый. Узган ел, шәхси хуҗалыкларны да исәпкә алып, республикада 60,3 мең тонна җиләк-җимеш үстерелгән. Аларның 1,5 мең тоннасы авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыкларында җыеп алынган. Уңыш әллә ни мактанырлык булмаган. Монысын белгечләр язгы суыкларның кабат әйләнеп килеп, күп агач һәм куакларга зыян салуы белән аңлатты. Быел хәлләр башкачарак тора. Һава торышы да сынатмады, алмагач бакчалары да елдан-ел мулрак уңыш бирә. Шуңа күрә быел зур хуҗалыклардан 2 мең тоннадан артыграк җиләк-җимеш җыеп алырга ниятлиләр. Гомумән алганда, хәзерге вакытта җиләк-җимеш үсентесе утыртылган мәйданнар 1,7 мең гектарны тәшкил итә, аларның 1,6 мең гектары уңыш бирә.

– Бүген үзебезнең продукциягә ихтыяҗ зур. Фермерлар үзләренең җиләк-җимешләрен ярминкәләрдә дә, урыннан да сатып бетерә. Шуңа күрә җиләк-җимеш үстерүчеләр саны елдан-ел арта, – диләр министрлыкта.

2017 елда республикада интенсив бакчалар (үсентеләре куе утыртылган участоклар) утырту программасы эшли башлаган иде. Нәкъ менә аларга зур өметләр баглыйлар да инде. Гадәти бакчалардан аермалы буларак, җимеш агачлары (алмагач, чия, слива, груша) монда кыска һәм ян-як ботаксыз (колоновидный) булып үсә. Үстерү технологиясе дә аерыла. Әйтик, 2017 елда мондый бакчалар 59 гектарда үсә иде. Соңгы елларда 600 гектар интенсив алма бакчалары һәм 445 гектар җимеш куаклары үсентеләре утыртылган.

Дөрес, әлеге агачларның беренче җимешләрен ким дигәндә 3 елдан соң гына татып карарга мөмкин булачак. Белгечләр, барлык утырткан агачлар да җимеш биргән очракта, бер гектардан 400 центнердан артык уңыш алып булыр, дип өметләнә. Шулай булгач, чыгымнар – биш елдан, ә бәлки аннан да иртәрәк капланыр, ди алар.  

Ярдәм дигәннән, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә (шәхси хуҗалыклардан һәм кооперативлардан тыш) күпьеллык җиләк-җимеш үсентеләре утыртуга бәйле чыгымнарның бер өлешен капларга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Мондый агачлар һәм куаклар үсә торган бер гектар мәйданга 400 мең сум акча бирелә, бу чыгымнарның 70 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына җиләк-җимеш культураларын эшкәртү һәм саклау өчен матди-техник базаны яхшыртуга, булдыруга грантлар тәкъдим ителә.

Авырлыклары, җайга саласы мәсьәләләре булса да, теләгәндә яшелчә, җиләк-җимешне безнең шартларда да рәхәтләнеп үстереп була икән, дигән нәтиҗәгә килдек. Сатып алучысы да, кайдадыр билгесез шартларда җитешкән җиләк-җимешне түгел, үз туфрагыбызда үскәнне алып ашар иде. Димәк, бу юнәлештә эшләргә дә эшләргә әле.

Татарстанда җиләк-җимеш бакчалары үстерә торган 5 зур хуҗалык:

*Альфред Хәйруллин фермер хуҗалыгы (Чүпрәле районы) – алма, җиләк-җимеш;

*Миләүшә Дәүләтшина фермер хуҗалыгы (Буа районы) – алма, җиләк-җимеш;

*Илдар Ситдыйков фермер хуҗалыгы (Яшел Үзән) – җиләк;

*Тимур Усманов фермер хуҗалыгы (Биектау районы) – җиләк;

*«Көек» җәмгыяте (Нияз Хурамшин, Саба районы) – җиләк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре