«Акчаң булса, көн дә Сабан туе»: Халык милли бәйрәмебезне көтәме?

Авылда эшнең кызган чагы. Бакча, көтү, сарык йонын алу... Тик эш мәшәкатьләре белән бергә алда күңелле чаралар да көтә. Тиздән күңелләрне җилкендереп, Сабан туйлары җитәр. Халык милли бәйрәмебез турында ни уйлый? Аны зарыгып көтәме, әзерләнәме?       

Рафаэль Мотаһиров (Норлат районының Яңа Әмзә авылы):

– Көтүен көтәбез, тик элегрәк тагын да ныграк әзерләнә идек. Ул вакытта чын Сабан туе була иде. Ат чабышлары, колхоз алдынгыларын бүләкләү, төрле уеннар, концерт программалары, машинадагы кибетләр, ахырдан иң төп өлеш – көрәш. Халык мәйданга күбесенчә атлар, мотоцикллар белән бара иде. Колхоз тракторлары, машина арбаларына да кеше төяп ташыйлар иде. Кү-ү-үп була иде кеше. Әниләр пешереп барган пирог, җәймә, йомырка, яшел суганнар бик тәмле була иде. Халык рәхәтләнеп Сабан туе карап, ял итеп кайта иде. Хәзер күбесенчә «Булдымы? Булды» өчен генә уздырыла кебек ул бәйрәмнәр.

Ризат Рамазанов, Татарстанның атказанган артисты:

– Быел безнең өчен Сабан туйлары чоры 31 майда башлана. 7 июньдә – ике, 8 е тагын бер Сабан туенда эшлибез. Кайвакыт: «Артистларга түләгән акчаны махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә җибәрсәләр иде», – дигән фикерләр ишетергә туры килә. Ләкин беркем дә безнең ни дәрәҗәдә ярдәм иткәнне белми, чөнки аның барысын да сөйләп, күрсәтеп йөрмибез. Ул алай булырга тиеш тә түгел, дип саныйбыз. Икенчедән, төрле сәбәпләр аркасында авыл халкының барысы да шәһәргә концерт карарга килә алмый. Шуңа күрә Сабан туенда чыгыш ясаган артисттан күпсенергә кирәкми. Кемдер – көрәш, кемдер ат чабышын карарга, ә кемдер җыр тыңларга ярата. Аларның һәркайсы булырга тиеш. Бәйрәм рухына килгәндә, аның үзгәрүен тоймыйм. Еракта яшәүчеләр махсус Сабан туена дип кайта. Сыйныфташлар, туганнар күрешә. Балачакта бәрәңгеләр утыртуга Сабан туен көтә башлый идек инде. Базарга барып киемнәр ала идек. Әби белән бабай, бер-берсеннән яшерә-яшерә, кесәгә 100 сум акча тыгар иде... Шуңа сөенә-сөенә сирәк була торган сый – туңдырма, кукуруз таякчыклары, баллы сулар алып ашау-эчүләр... Хәзер үзебез дә үзгәрдек, бәйрәм дә ясый белмибез. Ә бит үзебезнең кәефне үзебез генә күтәрә алабыз. Шуңа күрә милли бәйрәмебез бетмәсен иде әле.

Евдокия Толстова, клуб мөдире (Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылы):

– Авыл халкының эше җиңеләеп китте, сыерларны көтүгә куды, хәзер мәш килеп бәрәңге утырталар. Авылыбыз зур түгел. Барысы 140 лап кеше яши. Алай да язгы кыр эшләре тәмамлангач, ел да авыл читендә зурлап, иганәчеләребез ярдәмендә Сабан туе уздырабыз. Элек бәйрәмнәр 3 көн буе дәвам итә иде. Җыр-моң яратучы авыл халкы үз күңелен үзе күрә, бәйрәмнән дә әллә нинди зур бүләкләргә өметләнми иде. Быел да безнең авылда – 7 июньдә, күрше Үри Чаллысында 8 е уздырырга исәпләп торабыз. Халык бәйрәмнәрне бик ярата. Читтә яшәүче авылдашларыбызның да ярдәме бик зур шул. Менә өченче ел рәттән авылдашым, Казанда яшәүче эшмәкәр ханым бик нык ярдәм итә. Икенче егетем гер күтәрү ярышына бүләкләр әзерли. Алар булганда безгә эшләве җиңел. Алга таба да бергә-бергә җиң сызганып эшләргә язсын иде.

Раил Фәйзхрахманов, механизатор (Арча районының Мөрәле авылы):

– Узган ел Арча районында – икенче, хуҗалыкта беренче кыр батыры идем. Тик авылда Сабан туе булмау сәбәпле, тәкә эләкми калды. Ә быел бәйрәмгә игътибар тоймыйм да, булмаячак та ул. Чөнки мин быел бу тракторда эшлисе түгел идем. Җитәкчебез сүзен тыңлап кына ремонтка соң керешелде, басуга да соң чыгылды. Быел язын 20 ел күрелмәгән яңгырлар ява, диләр. Шулай булуга карамастан, чәчү инде бетү өстендә. Мин – кукуруз, абыем бөртеклеләрне чәчә.

Гөлнара Семахина, җирлек башлыгы (Яшел Үзән районының Рус Әҗәле авылы):  

– Халык бакчаларда бәрәңге, яшелчәсен утыртты. Яңгырлар да гел явып тора, анысы да зур сөенеч. Тик чәчүне генә бераз тоткарлады, һава торышы уңай килсә, бер-ике көндә бетәсе иде. Без, җирлек башлыклары, сентябрьдә булачак Татарстан Рәисе һәм җирлек башлыкларын сайлауга әзерләнәбез.

Сабан туйларына килгәндә, безнең җирлеккә биш авыл керә. Ел саен җыелышып бәйрәм итә идек. Быел аның урынына халык Авыл көнен уздырырга тәкъдим итте. Уеннары, сыйлары, җырлары-биюләре белән Сабан туена охшаган була инде ул. Тик кешеләрнең 7, 8 июньдә башка җирләрдәге бәйрәмнәрне дә күрәселәре килде. Шуңа күрә Карашәмдәге Авыл көнен 5 июньгә билгеләдек. Кеше дә күбрәк булыр, диделәр.

Рифат Зарипов, Татарстанның атказанган артисты:

– 30–40 тирәсе район, авылларга чакырдылар, тик барысы да бер көнгә туры килгәч, колачлап бетереп булмый. Сезонда шул 2–3 Сабан туенда эшләячәкбез. Башкортстанның Бакалы шәһәрендә – 7 июньдә, 8 се – Алексеевскида. Башта кайбер район вәкилләре, барлык артистларга шалтыратып, бәяләрен белешә. Өлгеррәкләре эләктереп кала да, белешеп утыручылары артистсыз кала. Аннан соң, тәкъдим иткән бәягә өстәп тә бирергә риза булалар, тик без дә бит бер көнне бишкә ярыла алмыйбыз. Артыгын да эшләп булмый. Сабан туе рухы дисез, юк инде, нинди рухы булсын? Менә ичмасам безнең балачакта аның җаны бар иде. Туганнар, якыннар, классташлар белән күрешү дисеңме, бөтен «дефицит» әйбер белән сыйлану дисеңме... Хәзер акчаң булса, көн дә Сабан туе. Шуңа күрә мондый Сабан туена үземнең ис китми. Халык та бит милли бәйрәмгә артист карарга гына чыга. Кая нинди текәрәк артист килә, шунда баралар.

Рәйхана Әминова, пенсионер (Алабуга районының Көек авылы):

– Авылыбыз юк инде безнең. Кышны бер генә кеше чыга. Ә җәйләрен күңел барыбер авылга, табигатькә тарта. Туганнар, авылдашлар җыелышабыз. Бакчаларны карадык, яшелчәләр утырттык. Сабан туе күрше авылда була. Без бик сирәк төшәбез, чөнки хәзер инде кызыгы калмады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре