Аксубай һәм Мөслим районы мәдәният йортларында “Герой атасы” республикасы күргәзмәсе ачылган. Экспозиция Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашып дәүләт бүләкләренә лаек булган хәрбиләрнең әти-әниләренең 45 портретын берләштергән. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге матбугат хезмәте яза.
“Герой атасы” күчмә күргәзмәсе шуннан соң да эшен дәвам итәчәк. Ел азагына кадәр аны Яңа Чишмә, Чирмешән, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Ютазы, Баулы, Бөгелмә районнарында яшәүчеләр күрә алачак. Моннан тыш күргәзмә эше кысасында белгечләр яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән экскурсияләр уздыруны планлаштырган.
“Күргәзмә маршруты әлеге уникаль экспозиция булдыруга һәр муниципалитет үзеннән өлеш кертерлек итеп булдырылган. Һәрбер район үзләрендә туып үскән хәрбиләрнең әти-әниләре фотосурәтләрен экспозициягә өсти. Соңыннан ул Җиңү музеенда даими электрон күргәзмәгә әйләнәчәк”, – ди партия бүлеге вәкилләре.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез