Газетага язылу

Актаныш иганәчеләре махсус хәрби операциядәге якташларына мототехника сатып алган

Махсус хәрби операциядәге Якташларына ярдәм буларак, актанышлылар чираттагы гуманитар ярдәм әзерләүне тагы да көчәйтеп җибәрде. Июль аенда янә гуманитар йөк юлга кузгала. Шушы көннәрдә генә «Яшьлек» яшьләр үзәгендә урнашкан «Без бергә» фондына мототехника китерделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Хәрбиләргә һәрвакыт ярдәм итеп торучы хөрмәтле якташыбыз, эшмәкәр, күренекле автоспортчы Рәдис Хашимов белән район башлыгы Ленар Зарипов ике мотоцикл сатып алып бирделәр.

«Без бергә» хәйрия фонды җитәкчесе Лилия Гикрамина олы йөрәкле райондашларына зур рәхмәтләрен белдерде.

Әлеге техникалар якташларыбызга дошманны тизрәк тар-мар итүдә булышсын, үзләре исән-сау булып туган якларыбызңзга Җиңү белән кайтсыннар, диелгән хәбәрдә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның"

Көн хәбәре