22 ноябрьдә Актаныш районында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Беренчел мәгълүматларга караганда, 50 яшьлек «Лада» йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм «КамАЗ» белән бәрелешкән. Ир-ат авария урынында ук һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Җиңел автомобильнең ни сәбәпле каршы як полосага чыгуы әлегә билгеле түгел. Һәлакәтнең шартларын юл инспекторлары ачыклый.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе әлеге фаҗига уңаеннан машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез