Актаныш районында котычкыч юл-транспорт һәлакәтендә 4 яшьлек кыз үлгән

Татарстанның Актаныш районындагы М-7 автомобиль юлының 1144 километрында «KИА» автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, тизлекне арттырып, юл киртәсенә бәрелгән һәм «МАЗ» йөк машинасы каршына очкан.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә "KИА"ның 4 яшьлек пассажиры алынган җәрәхәтләрдән "ашыгыч ярдәм" машинасында үлгән, тагын 3 кеше җәрәхәтләр алган.

Виновник аварии превысил скорость, наехал на дорожное ограждение и вылетел на встречку.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре