11 сентябрьдә Актаныш районының Такталачык һәм Уразай авылы арасындагы күл буенда бер ир-ат югалган. Якыннары бу хакта полиция хезмәтенә гариза язган.
1961 нче елда туган Рафыйк Хәләфетдинов балык тотарга киткән җиреннән югала. Аның машинасы һәм шәхси әйберләре күл буенда табыла. Ир-атны якын-тирәдән, күлдән водолазлар ярдәмендә эзләгәннәр, ләкин таба алмаганнар. Ул хәтерен югалтырга мөмкин дип белдергән якыннары.
Рафыйк Мәүлет улы Хәләфетдиновны күрүчеләр булса 89173777435 телефонына шалтыратуларын сорыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез