Нурлат егете, танылган актер Рузил Миңнекәев көрәш келәмендә үскән икән бит. Бу турыда ул интернеттагы популяр тапшыруларның берсендә сөйләде. «ВТ» хәбәрчесе исә аның беренче тренеры белән аралашып, егетнең келәмдә ирешкән уңышлары турында сорашты. Актер булмаса, батыр була язган Рузил!
Көрәш? Көрәш!
Нурлат егете Рузил Миңнекәевне инде хәзер Россиядә белмәгән кеше аздыр. Беркемне дә битараф калдырмаган һәм шау-шу чыгарган сериалда Марат ролен башкарган егет күптән түгел интернеттагы популяр юмористик тапшыруларның берсендә балачагында татарча көрәш белән мавыкканын сөйләде. Билгеле, тапшыру алып баручыларының спортның бу төре турында беренче тапкыр ишетүе.
Рузил тапшыруда Нурлатта яшәгән чагында ниләр белән шөгыльләнүе турында сөйләде. «Шөгыльләрем күп иде. Мәсәлән, татар милли көрәшенә йөрдем», – диде ул. Шулай итеп, тапшыруның нибары ике-өч минутын тәшкил иткән бу сөйләшү аркасында көрәшебез турында миллионлаган кеше белә. Һәм Нурлат турында, билгеле.
«Ничек инде баланың теләгенә каршы төшәсең?»
Рузил Миңнекәевне көрәш серләренә спорт остасы, Россия чемпионы Илфат Гыймадиев өйрәтә. Хәзер танылган актер булган Рузилнең беренче тапкыр келәмгә баскан көннәрен яхшы хәтерли ул.
– Рузил миңа беренче сыйныфтан ук йөри башлады. Ул чакта алар бер төркем булып килде. Минем дә районга кайтып эшли генә башлаган чагым, – дип искә ала Илфат. – Райондагы ярышларга еш йөри идек аның белән. Призлы урыннар да алгалады. Мин аның сәләтен беренче көннәрдән үк чамаладым. Күзгә күренеп тора бит ул!
Ләкин Рузил көрәшкә нибары дүрт-биш ел чамасы гына йөреп кала. Актер булу теләге келәмгә булган мәхәббәттән көчлерәк булып чыга.
– Бервакыт килде дә: «Илфат абый, минем актер буласым килә иде. Сез ачуланмагыз инде», – диде. Ничек инде баланың теләгенә каршы төшәсең?! Гәрчә ул берничә елдан республика ярышларында катнашып, өлкәннәр арасында да шактый уңышлы чыгыш ясаган булыр иде. Аннан батыр чыгар иде. Лидер иде ул, бөтен кушканны эшләде, – ди Илфат Гыймадиев.
Тренеры кечкенәдән бик шук булган Рузилдән яхшы актер чыгасына шикләнмәгән. «Артистлану»ны электән үк яраткан ул.
– Ул төшкән сериалны («Слово пацана» турында сүз бара. – Авт.) башыннан ахырына кадәр карадым. Ул уйнаган роль үзенә туры килеп тора. Сугыш чукмары түгел иде ул, әлбәттә. Шуклыгы белән охшаган ул Маратка. Рузил – бик тәрбияле егет. Әле сериал тәмамлангач, телефоннан сөйләшкәндә: «Тәмәке тарткан өлешләрне төшергән вакытта бик борчылдым. Әни моны күрәчәк бит, ә мин аның күзенә ничек карармын икән дип уйладым», – дигәне хәтердә. Әнисе ялгызы үстерде шул аларны, – дип сөйләде безгә Илфат әфәнде.
«Алты яшемнән түр башында утырдым»
Рузил һәм аның кыз туганы кечкенә чакта ук әтисез калганнар. Ләкин, тренеры сөйләвенчә, әниләре аларга бик лаеклы тәрбия бирә алган. Сүз уңаеннан, актер әтисез балачагы турында бер интервьюда да сөйләгән иде.
«Ул үзенә күрә шаяру гына булгандыр инде, әмма мине өстәлдә гел әти урынына гына утырталар иде. Гаиләдә бердәнбер ир-ат буларак, мин алты яшемнән түр башында утырдым. Һәм кечкенәдән өйдәге хатын-кызлар өчен нәкъ менә җаваплы булуымны аңлап үстем», – дигән иде Рузил.
Илфат Гыймадиев сөйләвенчә, Рузилнең әнисе балаларына дини тәрбия дә биргән.
– Биш вакыт намазын калдырмый ул. Гомумән, бу гаиләгә бик сокланам. Рузил дә якыннарын онытмый. Вакыты булмаса да, хәтта безнең белән дә язышып торырга җай таба. Син хәзер йолдыз инде, дигәнгә «Нинди йолдыз булыйм инде? «Йолдыз чире» белән авырырга язмасын», – дип җавап бирә. Киләчәктә дә шулай булсын инде, – дип сөйләде тренер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез