Бүген Алабуга районында “Алабуга МИЗ” территориясендә кичке бишенче яртыда коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
Татарстан буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәренчә, «КАМАЗ» йөк машинасы һәм вахта автобусы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәтендә автобуста 20 кеше була.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, бер кеше үлгән, тагын өчесе хастаханәдә.
 «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, 39 яшьлек хатын үлгән, биш кеше җәрәхәтләнгән. Аларның хәле ачыклана.
 "Урынга Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов чыккан. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы законнарның үтәлешен тикшерү оештырылды. Хәлләр ачыклана", - дип шәрехләде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез