Күршеләре сүзләренчә, алар еш кына өй эчендә тәмәке тартканнар. Фаразлар буенча, бу юлы аларның саксызлыгы аркасында янгын чыккан. Янгынны күргәч тә, күршеләре 112 номерына шалтыраткан. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, ут бөтен йортны әйләндереп алган булган инде. Янгынны сүндергәндә йорт хуҗаларының мәетләре табылган.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе гражданнарны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә өнди: беркайчан да яткан хәлдә тәмәке тартмаска, көл савытлары кулланырга, тәмәке төпчекләрен тулысынча сүндерергә, шулай ук янучан сыеклыклар янында тәмәке тартмаска киңәш ителә. Шулай ук ведомство торакка янгын хәбәрчеләрен урнаштырырга киңәш итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез