Алабуга шәһәрлегендә «Туган батыр» традицион җәядән ату турниры узачак

Федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объектында – Алабуга шәһәрлегендә узачак традицион җәядән ату турнирында ата-бабаларның традицияләре белән танышырга мөмкин булачак. «Туган батыр» традицион җәядән ату бөтенроссия конкурсы 2 августта үтәчәк. Фестиваль-турнир турында оештыручылар «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.

Спорт һәм мәдәният проекты 2022 елда барлыкка килде. Ул республика халкының гына түгел, бөтен илнең һәм якын чит илләрнең иң ерак почмакларында яшәүче катнашучыларның игътибарын җәлеп итә.

«Безнең өчен бу төбәккә күп санлы туристларны җәлеп итүче масштаблы вакыйга», — дип сөйләде журналистларга «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексын гамәлгә куючы, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе вице-президенты, ТР Грэпплинг федерациясе президенты Радик Абдрахманов.

Узган елда турнирга 10 меңгә якын кеше килгән һәм 90 кеше катнашкан. Быел оештыручылар кунаклар һәм катнашучылар саны күбрәк булачак дип көтә. Турнирда катнашу өчен теркәлү 20 июльгә кадәр дәвам итә. Хәзерге вакытта Башкортстан, Әстерхан һәм Омскидан 50дән артык укчы гариза җибәргән

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре