Алабугада котыру авыруы буенча карантин керткәннәр

Алабугада котыру авыруы буенча карантин керткәннәр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу җәһәттән указга кул куйган. Бу хакта “KazanFirst” яза.

“Алабуга шәһәре чикләрендә, билгеле бер географик координатлар тирәли 10 метр радиуста чир чыганагы ачыкланды. 3 чакрым радиуслы территория имин булмаган пункт буларак билгеләнде”, – дип хәбәр иткән белгечләр.

Чир ачыкланган урында авыру хайваннарны дәвалау тыела. Шулай ук хайваннар тиреләреннән файдаланырга, хайваннарны кая да булса алып китәргә һәм бирегә бернинди дә хайван китерергә ярамый (билгеләнгән вакыт эчендә котыруга каршы вакцинация ясау очракларыннан тыш). Имин булмаган пунктта кыргый хайваннарны аулау-тоту тыела. Моннан тыш, хайваннарны бер урынга җыеп, массакүләм чаралар үткәрергә ярамый. Шул ук вакытта аларны фәкать чалу өчен генә махсус предприятиеләргә алып китәргә мөмкин.

Карантин котыру чире буенча шик төшкән соңгы хайванны чалганнан соң һәм тиешле чаралар төгәлләнгәннән соң 60 көн узгач алына.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре