Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы очраклары ешаю сәбәпле, Алабугада барлык массакүләм чаралар үткәрелмәячәк. Бу хакта Татарстанның Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр итте.
«Көн саен диярлек пилотсыз очучы аппаратлар район территориясенә үтеп кермәкче була. Дошман мөһим җитештерү объектларының эшенә комачауламакчы һәм халык арасында борчулы атмосфера тудырмакчы. Мондый ситуацияләрдә үтәлергә тиешле гамәлләрнең төгәл алгоритмы булдырылган. Куркыныч янау очрагында «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы кертелә, интернет тизлеге вакытлыча киметелә, СМС аша хәбәр җибәрелә, кирәк булган очракта кайбер районнарда сиреналар яңгырый», - диде Рөстәм Нуриев видеомөрәҗәгатендә.
Мобиль интернетның тизлеген киметү – вакытлыча чара, дип ассызыклады ул. Район башлыгы Алабугада яшәүчеләрне үзләре белән кәгазь акча йөртергә һәм мөмкин булган очракта Wi-Fi кулланырга чакырды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез