Ресторан урынына суд залына эләккән. Мондый гадәти булмаган ысул белән приставлар Алабугада алимент түләмәгән хатын-кызны тоткарлый алганнар. Аңа 60 сәгать мәҗбүри эш билгеләп, административ җаваплылыкка тартканнар, дип хәбәр иттеләр Татарстан буенча ФССП Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Алабуга кешесе приставлар белән аралашудан бик озак качып йөргән, алимент буенча 120 мең сумнан артык бурыч җыйган. Өйдә дә, теркәү урыны буенча да аны очрата алмаганнар. Ул вакытта ФССП хезмәткәрләренең берсе чыгу юлын тапкан - хатын-кыз белән социаль челтәрләрдә язышу ачкан. Потенциаль поклонник кыяфәтендә ул аңа очрашу билгеләгән. Бурычлы хатын ресторанда очрашуга өметләнеп ризалашкан. Һәм шунда тоткарланган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез