Махсус хәрби операция ике-өй айдан тәмамланачак. Россия Кораллы көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе җитәкчесе урынбасары, “Әхмәт” спецназы командиры, генерал-майор Апти Алаудинов шулай дип белдергән. Бу хакта “Комсомольская Правда” яза.
“Якындагы ике-өч ай эчендә Курск юнәлешендәге бәрелешләр генә түгел, бөтен махсус хәрби операция тулысынча төгәлләнәчәк дип уйлыйм”, – дигән генерал-майор Кытайның хәрби корреспонденты Лу Юйгуаньның, махсус хәрби операция кайчан төгәлләнәчәк, дигән соравына җавап йөзеннән.
Исегезгә төшерәбез: бүген Алаудинов Россия подразделениеләренең Курск өлкәсе Суджанск районында Украина кораллы көчләре хәрәкәтен туктатуы турында хәбәр итте. Аның әйтүенчә, якын араларда Россия хәрбиләре, Украина армиясенең калган көчләрен тулысынча юк итү өчен, төрле яклап һөҗүмгә күчәчәк. Генераль-майор сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Украина хәрбиләре, үз гаскәрләрен тар-мар итүдән котылып калу өчен, төбәкнең чик буе районнарында “казына” башлаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез