Альберт Вәлиуллин: «Гел мәхәббәт турында гына җырлап булмас»

Иҗат юлын күптән түгел генә башласа да, тамашачы аны яратып кабул итте. Мәхәббәт турында җырлар башкарып танылган Альберт Вәлиуллин белән тамашачы мәхәббәте, гайбәтләр, эшмәкәрлек һәм сәхнәдә күрергә теләгән үзгәрешләр турында әңгәмә кордык.

Альберт, озын тәнәфестән соң сәхнәгә кире кайтып, «сольный» концерт оештырдыгыз. Менә тагын чираттагы концерт программасына әзерләнеп йөрүегез. Тамашачы сезне ни өчен ярата, дип уйлыйсыз?

Мин сәхнәдә сикереп йөрүче җырчылардан түгел. Бәлки тыйнаклыгым белән җәлеп итәмдер. Белүемчә, мине 30–40 һәм аннан да югарырак яшьтәге тамашачылар тыңлый. Концертларга төрле кеше төрле максат белән йөри, дип уйлыйм. Кайсыбер тамашачы артистның җырлавын тыңларга, ничек киенүен күрергә килә. Ә кемдер җырлавыңа бөтенләй игътибар бирмәскә мөмкин. Өйдә ятмас өчен генә рәттән бөтен концертларга йөрүчеләр дә була бит. Аннан артист кеше үзе үк башка җырчыларның концертларын күрергә тиеш, дип саныйм. Концертның уңай якларын отып алып, җырчы үзенә тәҗрибә туплый. Әкренләп районнар буенча гастрольләр башлап җибәрәчәкбез. Тормыш бара, гел мәхәббәт турында гына җырлап булмас. Яңа концертымда җитдирәк темаларга да игътибар бирәсем килә.

– «Менә монысы тамашачы күңелендә күп еллар сакланачак!» – дип, кайсы җырыгызны әйтә аласыз? Андый бармы?

Җырчыны бит халык бәяли, тамашачы күтәрә. Әйе, бөтен җырның да хит була алмавын бик яхшы аңлыйм. Әмма мине шул җыр танытты дип, һичшиксез, «Араларга ятлар кермәс» җырын атый алам. Шулай ук «Гомер –  агымсу» һәм «Күзләреңдә сөю күрдем»не дә тамашачы бик яратып кабул итте. Җырларны сайлаганда, мин эчтәлегенә дә, язылачак көенә дә игътибар бирәм. Бу – һәрвакыт бергә алып барыла торган эш.

Шигырьләр язып караганыгыз юкмы?

Юк. Элегрәк миңа саф татар телендә сөйләшү авыр иде. Хәзер менә телне камилләштерергә тырышам. Әти-әнием Әлки ягыннан, шуңа кечкенәдән миндә мишәр сөйләме булды. Җыр буенча конкурс һәм фестивальләрдә катнашканда да: «Энем, зур сәхнәгә чыгасың килсә, мишәрлегеңне бетерергә кирәк», дип әйтәләр иде. Бүген генә ул сәхнәдә – сүз иреге, оялу дигән әйбер юк.

– Ә үз гаиләгездә татар теленә никадәр урын бирелә?

Безнең бер улыбыз үсеп килә. Гаиләдә татар телендә сөйләшү юк диярлек. Әйе, бу – зур кимчелек, әмма без сөйләшергә тырышабыз. Әлбәттә, әниемдә кунакта булганда, барыбыз да татарча гына аралашабыз.

– Иҗатыгызга нинди яңалык кертер идегез?

– Иҗатыма нәрсә җитмәвен әлегә әйтә алмыйм. Бала беренче адымнарын ясаган кебек, мин дә бу юлны башладым гына дип саныйм. Музыка таләпләре хәзер үзгәрсә дә, үз стилемне югалтасым килми. Әмма җырдан тыш, сәхнәдә камил татар телендә сөйләшү һәм көлдерә белү дә кирәктер дип уйлыйм. Яңалык дигәннән, узган ел концертларымда аппаратураны арендага алып тора идек. Бу елдан үзебезнеке белән эшли башлаячакбыз.

Булдыра алсагыз, бүген үк татар сәхнәсенә нинди үзгәреш кертер идегез?

– Туган көнемә үземә гармун бүләк иткән идем. Әлегә кайбер көйләрне генә уйный беләм, әмма өйрәнергә теләк зурдан. Баянга җырлар башкарырга бик яратам. Кызганыч, бүген баянга җырлый алырдай артистлар бу мөмкинлекне еш кулланмый. Ә бит тамашачы баянга сусаган. Андый җырлар яшьләргә дә, өлкән буынга да кирәк. Иписез ашасаң, тамак туймаган кебек, минем дә, концертта баянга җырламасам, күңелем туймый кала.

Аннары җырчыларга үсәр өчен фестивальләр кирәк. Элек худсовет, цензура дигән әйбер бар иде. Радиога да җырны тиз генә үткәрмәгәннәр. Гомумән, сәхнәгә таләпләр кырыс булган. Кайбер артистларның киемнәрен карап бетерәсе бар. Кайда һәм нинди тамашачы каршында чыгыш ясавыңны истә тотып киенергә кирәк.

– Ә «йолдыз» чире турында ни диярсез?

– «Йолдыз» чире бит ул сәхнә кешесендә генә була дигән сүз түгел. Кайда кем булып эшләвең мөһим түгел. Эчеңдә нәрсә йөртәсең, шуны башкаларга да чыгарасың. Төрле кеше була. Нәрсәгә ирешсә дә, тыйнак булып калучылар бар.  Тумыштан ук үзен башкалар алдында өстен куючылар да очрый.

– Үзегез турында гайбәтләргә карашыгыз нинди? Кайсыларына ачуланыр идегез?

Гайбәтләр бар инде ул. Шунысын гына әйтәм: ул сүзләргә ачу саклап йөрергә вакытым юк. Әйе, баштарак мин андый-мондый сүзләр ишетелсә, уйлана идем. Кеше турында ялганын, чынын кушып сөйлиләр инде ул. Бу – нормаль күренеш. Тәнкыйть тә булырга тиеш. Мин бит тамашачы өчен эшлим. Китек якларны кабул итеп, аларны төзәтергә кирәк.

Җырлап кына тормыш алып барып булмыйдыр инде ул. Башка һөнәрегез дә бардыр?

Эшмәкәрлек белән дә шөгыльләнәм. Бер өлкәдә генә эшләп, гаилә туендырып булмый. Запас парашют һәрвакыт булырга тиеш. Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз, диләр. Монда гына туктап калырга да теләмим.

– Иҗатыгыз турында хатыныгызның фикеренә колак саласызмы?

– Хатыным белән 16 ел бергә яшибез. Ул бөтенләй иҗат кешесе түгел. Әмма мин һәрвакыт аның белән киңәшләшәм, ул мине хуплап һәм канатландырып тора. Минем уңышларыма чын күңелдән сөенә. Сәхнә образларын да миңа ул сайлый.

– Якын кешеләре янында Альберт нинди?

Эштә мин бик җитди. Туганнар, дуслар белән шаян, кунакчыл була беләм. Синең нинди икәнеңне күреп, балаң да шундый булып үсә. Башта баланы түгел, үзеңне тәрбияләргә кирәк, диләр бит. Юморны бик яратам. Тормышта болай да җитдилек күп, нигә әле якыннарың белән шаярып, шатланып яшәмәскә.

– Үзегез үрнәк алырлык шәхесләр бармы, кемнәр алар? Кайсы артистның иҗатын югары бәялисез?

Балачакта өйдә Салават абый Фәтхетдиновның концертларыннан видеокассеталар тезелеп торыр иде. Кечкенәдән аның җырларын тыңлап үстек. Салават абый кебек шәхесләр гасырга бер генә туадыр. Ул укытканда да һәрвакыт: «Үз җырыгызны башкарыгыз, кеше җырына тимәгез, шунда гына уңышка ирешерсез», дип әйтә иде.

Винера апа Ганиеваны да бик хөрмәт итәм. Илһам абый Шакировның җырларын яратам. Кызганыч, аның белән күрешергә насыйп булмады. Ә менә Әлфия апа Авзалова белән Салават абый концертларында бергә эшләргә туры килде. Ул бик күңелле, шук кеше иде. Тормышындагы маҗаралар турында бер сөйли башласа, тыңлап туярлык түгел.

– Артист кеше үзен һәрьяклап үстерергә тиеш. Татар мәдәнияте белән ни дәрәҗәдә кызыксынасыз? Театрларга йөрисезме?

Театрга йөрергә әлегә вакыт табып булмый. Әмма тел байлыгын арттыру өчен, машинада аудиокитаплар, татар телендә радио тыңлыйм. Миңа китапны тыңлап, башыма нәрсәдер сеңдереп бару җиңелрәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре